Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзебездә җитештерелә

“Август-Мөслим” кырларында көнбагышны урып-җыюга керештеләр. Тойгелде авылы янындагы басуда 13 комбайн эшли.

Дүрт ел элек игелә башлаган көнбагышны моңа кадәр районда силос-сенаж өчен генә үстерделәр. “Август-Мөслим” агрофирмасында көнбагыш 9 мең гектарда чәчелгән. Әлеге культураны чәчү, үстерү, җыеп алу чит ил технологияләренә нигезләнгән. Августлылар көнбагышның башын гына җыеп ала, ә сабаклары басуда басып кала. Алар кышын кар тоту ролен үти. Көнбагышның тамырлары бик тиз чери һәм әлеге урында чокыр барлыкка килә. Яз-көз алар су белән тула һәм җир, сөреп чыккан кебек, көпшәкләнә. Биологик процессларга берни дә комачауламый. Яз көне әлеге басуга бодай яисә арпа чәчәргә була. Көнбагыш культурасын әлеге технология белән урып-җыю язгы чәчүне җирне сөреп тормыйча башкарырга һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Көнбагыш туфракта файдалы матдәләрне киметә, әлбәттә, ләкин экономик яктан караганда җирне эшкәртмичә утырту отышлырак. 9 мең гектар мәйданны эшкәртү өчен ким дигәндә биш-алты миллион сумлык ягулык кына кирәк булыр иде. Күбрәк эшләгән саен техника да тизрәк таушала. Ел саен яз-көз җир эшкәрткән трактор биш-алты елдан ватыла башлый, ә техниканы көчәндерми генә эшләгәндә ул егерме биш ел хезмәт итәргә мөмкин. Ашлама кертү өчен алда саналган чыгымнар белән чагыштырганда азрак акча тотыла.
Дөнья алга бара. Без күреп өйрәнгән технологияләр хәзер рентабельле түгел. Алдынгы карашлы җитәкчеләр экономик яктан отышлы технологияләрне сайлый.
“Август-Мөслим”нең Тойгелде һәм Әмәкәй басуларында 20 комбайн, 25 йөк ташу машинасы эшли.
– Уңыш начар түгел, гектарыннан 24 центнер чыга. Бүгенге көнгә 1200 гектарда көнбагыш җыеп алынды. Машиналар басуга керми. Россиядә җитештерелгән җиде бункер бар. Җыеп алынган көнбагышны комбайннар бункерга бушата, бункерлар басу кырына чыгарыла. Эш иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке тугызга кадәр дәвам итә. Көн саен 500 гектар мәйданда эш башкарабыз. Механизаторларны ике тапкыр – көндез һәм кич хуҗалык исәбеннән кайнар аш белән тукландырабыз, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Айдар Латыйпов.
Урып-җыю барышы белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Хуҗин быелгы уңыштан канәгать.
– Көнбагыш – соңгы культураларның берсе. Шикәр чөгендерен генә җыеп аласы калды. Бу эшне киләсе атнада башларга планлаштырабыз. “Август-Мөслим” агрофирмасында кыр эшләре ноутилл технологиясенә нигезләнгән. Ноутилл – икьтисадый яктан бик отышлы технология, – ди Альберт Хуҗин.
Җыеп алынган уңышны Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә ташыйлар. Предприятиедә көнбагышны чистартып, киптереп, саклауга куялар. Уңыш складта гына түгел, махсус җиңсәләрдә дә саклана. Чимал Казан май-экстракцион заводына озатылачак. Тиздән Мөслим басу-кырларында үстерелгән көнбагыштан җитештерелгән продукцияне куллана алачакбыз, димәк.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев