Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тойгелде авыл җирлеге җыены

Тойгелде авыл җирлегендә җыен үтте. Җирлек башлыгы 2022 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева катнашты.

Тойгелде авыл җирлегенә дүрт авыл карый, 1010 кеше яши. Шуларның 378е – пенсионерлар. 494 шәхси хуҗалык исәпләнә . Шәхси хуҗалыклардагы 442 эре мөгезле терлекнең 223е – савым сыерлары. Күпләп сыер асраучы гаиләләр күп. Сөт өсте, катык, корт һәм башка сөт продуктларын район үзәгенә һәм якын-тирә шәһәрләргә илтеп сатучылар бар. Халыктан сөтне “Фаиза” кооперативы җыя. Кооператив җирлек халкын эш белән дә тәэмин итә. – 2022 елда 705 мең сум үзара салым җыелды. Әлеге средстволарга Ташлыяр, Тойгелде авылларында юлларга чокыр ремонты үткәрелде, Игенчедә санкцияләнмәгән чүплек бетерелде һәм урам юлларына гравий салынды. Тойгелдедә иске зират койма белән әйләндереп алынды, карт агачлар киселде.
Ташлыяр су башнясында насос алыштырылды, Тойгелде су башнясына капиталь ремонт ясалды. Үзара салым хисабына юллар грейдерланды, урам утларын көйләүче шкаф-щитлар алыштырылды, Тойгелде һәм Ташлыяр мәдәният йортларына бильярд өстәлләре алынды, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.
Быел үзара салымны Тойгелде, Ташлыяр, Атлас авылларында – 1200 сумнан, Игенчедә 700 сумнан җыярга, дигән фикергә килгәннәр. Иң зур эшләрнең берсе – Игенче авылында балалар өчен уен мәйданчыгы ясау. Средстволар үз вакытында җыелган очракта, үзара салым хисабына Атласта зират коймасын яңарту, һәйкәлләрне ремонтлау, запас су насослары сатып алу, юлларны ремонтлау, зираттагы карт агачларны кисү дә күздә тотыла.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев