Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Терлекләргә куркыныч яный

Мөгезле эре терлек үстерүчеләр бруцеллездан саклану ысуллары турында сөйләште.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе базасында мөгезле эре терлек тотучы фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышы узды. Утырышны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев алып барды.
Ренат Вәлиев Әтнә районындагы “Тукай” хуҗалыгында бруцеллез авыруы таралу турында сөйләде.
Авыру таралуга юл куймас өчен 5,5 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,5 мең савым сыеры юк ителергә тиеш. Бруцеллез – малларга гына түгел, кешеләргә дә күчәргә мөмкин булган йогышлы авыру.

“Россельхознадзор”ның Татарстан буенча идарәсе инспекторы Резеда Васенькина:

– Бруцеллез хроник характердагы иң куркыныч йогышлы авырулар рәтенә керә.
Авыруны бруцелла бактериясе китереп чыгара. Бактерия түбән температурага чыдам, туңдырылган хәлдә 1 елдан артык саклана ала. Кайнар
суда юкка чыга. Бактерияләр туфракта, суда, азыкта, тирестә яши. Хайваннарның ашказаны-эчәк трактына эләгә һәм лайлалы урыннарга урнаша. Инфекцияле тирес белән эшләгәндә тире зарарлануы ихтимал. Кан эчә торган бөҗәкләр, кимерүчеләр һәм кыргый хайваннар да авыруны таратучы булып тора, – диде.

Наилә Сәлахова

Фото -  Р. Шәяхмәтовның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев