Теләге булган әмәлен табар
Газета-журналларга язылучыларның саны кимү күңелгә тия.
Вакытлы матбугатка язылу бара. Журналистлар өчен бу чор урак өстенә тиң, чөнки газета-журналларның алдагы яртыеллыкта язмышы хәл ителә. Шунысы кызганыч: вакытлы матбугатка язылырга (укырга) теләүчеләр елдан-ел кими.
Китап укымаучы буын үсә, дип лаф орабыз. Гаҗәпләнәсе юк: ата-анасы укырга яратмаган, газета-журналлар алдырмаган балалар кемнән үрнәк алсын соң?! Бер көн килеп: “Китап нәрсә соң ул?” – дип аптырап йөрмәсәләр ярый. Ә өлкәннәр бала-чага уены уйный. Почта яки редакция хезмәткәрләре вакытлы матбугатка язылу турында сүз кузгаткач, мең дә бер сылтау таба: “кыйммәт”, “укыр әйбер юк”, “әни язылды, мин анда барып укыйм”. Башка берәү әйтсә, аптырамас идең, интеллигенция вәкилләренең күпчелегеннән ишетелә бу сүзләр.
“Укыр әйбер юк” дигән сүзләрне газета укымаучы кешеләр әйтә. Газетаның кайсы көннәрдә ничә битле булып чыгуын белмәсәләр дә, бәя бирәләр. Янәсе, ул белә! “Әни язылды, мин анда барып укыйм”, – ди кайберәүләр. Кеше көлдермәгез инде, өегезгә язылмаган газетаны, көнендә укымаганны берничә атнадан соң эзләп табып укыйсызмы? Балигъ булган, тормыш корган кешенең һаман да ата-анасына аркаланып яшәве мәзәк. Бәлки, үзегез әти-әниегезне газетага яздырып, аларга бүләк ясарсыз? Бу өлкәннәр өчен бик кадерле бүләк булачак. Ярты ел дәвамында, газетаны кулына алган саен, чын күңелдән шатланып һәм горурланып: “Кызым яздырды!” – дип, хат ташучыга да, күрше-күләнгә дә "мактаначак", “Рәхмәт яугыры, исән генә булсын!” – дип рәхмәт укып, дога кылачак! Өлкән буын район газетасын ярата: үзара сөйләшкәндә газетадагы мәгълүмат белән бүлешә, аларга вакытлы матбугатта үз исемнәрен күрү дә бик мөһим.
Ачның хәлен тук белми, ди. Күршегездә мөмкинлеге чикле кешеләр юкмы? Өеннән ерак китә алмаган, кеше белән аралашырга тилмереп яшәүчеләргә дә вакытлы матбугат һава кебек кирәк. Аларны газетага подписка белән бүләкләргә була. Савап эшләргә теләсәгез, диюем.
Газетага язылырга теләмәүчеләр еш телгә ала торган тагын бер сәбәпкә тукталыйк – кыйммәт. “Авыл утлары”на ярты елга язылу бәясе 937 сум 80 тиен тора. Әлеге сумманы алтыга бүлсәк, бер айга 156 сум 30 тиен туры килә. Ай дәвамында газета 4-5 тапкыр дөнья күрә!
Кыйммәтсенүчеләр Әбунәче ункөнлегендә ташламалы бәядән языла ала. Газетага язылуның альтернатив ысулын да сайларга мөмкин. Ул 576 сумга төшә. Бу очракта район газетасына редакциядә язылырга кирәк.
Теләге юк сәбәбен эзләр, теләге булган әмәлен табар, ди халык. Газетага язылмаска сәбәп эзләмичә (кеше көлдермичә), язылуның ысулларын табарга тәкъдим итәм. Мөслим элек-электән укымышлы кешеләре белән дан тоткан. Районыбыздан күпме фән эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре чыккан! Исемебезгә тап төшермичә, “Без мөслимлеләр!” дип горурланып яшәргә язсын!
Римма Афзалова
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев