Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Таләпләр үтәлмәслек түгел

Чәршәмбе көнне аграр көллият филиалы базасында район хуҗалыкларының зоотехниклары, ветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар уку үтте.

Семинар укуның теоретик өлешендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ветеринария буенча консультанты Рафат Хәмзин, "Бөгелмә нәсел предприятиесе" җәмгыятенең баш зоотехнигы Фаил Бадыйков, лаборатория мөдире Равил Камалов терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүнең нәтиҗәлелеген арттыруда, зооветеринария хезмәтен оештыруның роле зур булуын ассызыклап, моны конкрет мисалларда аңлаттылар. "Продукция күләме нәсел эшенең торышына һәм көтүне яңартуга да турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә урыннарда бу мөһим эшләргә аерым игътибар бирелергә тиеш",- дип белдерде Рафат Асманович. Семинар укуның практик өлеше "Туган як" агрофирмасының Югары Табын сөтчелек фермасында үтте. Белгечләр савым сыерларын ашату-тәрбияләү һәм саву технологиясенә, малларда күзәтелүче төрле авыруларны профилактикалауга булган таләпләрне аңлаттылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру ысулларын күрсәттеләр. Ясалма орлыкландыру техникларына көтүне тулыландыруда учет эшен төгәл алып баруның әһәмиятен аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X