Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Төп хәбәр

Сораштыру: грипптан кем ничек саклана?

Беренче карашка салкын тию һәм грипп авыруларының билгеләре шул ук кебек - тән температурасы күтәреүә, хәлсезлек, томау төшү, йөткерү. Тик шулай да гриппны башка вируслы авырулардан аеру мөмкин, диләр белгечләр.

Әгәр сезнең башыгыз авырта, буыннарыгыз һәм мускулларыгыз түзә алмаслык итеп сызлый, хәлсезлектән ятып кына торасыз, аз гына тавыш, якты да ярсыта, косасыгыз килә, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, томау төшә икән, димәк бу - грипп!

Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы - вакцина ясау, диләр табиблар. Әмма вакцинаны иртәрәк, грипп таралганчы ясарга кирәк. Бүген инде республикага да грипп эпидемиясе якынлаша дигән хәбәрләр бар. Авырмас өчен Сез грипптан ничек сакланасыз?

Низаметдин Харисов, Мөслим:

- Кемдер өстәленә суган, сарымсак турап куя. Бер кибеттә касса янына да суган һәм сарымсак турап куйганнар иде. Кассирдан: "Исенә ничек түзәсез?" - дип сорагач, "Ияләштек инде", - дип җавап бирде. Кеше күп була торган урыннарга барырга туры килгәндә исемә төшсә, эрбет (кедр) мае сөртәм борынга. "Радио России"дан бер табиб, майлар сөртүнең күпмедер дәрәҗәдә файдасы бар, дип сөйләде. Шулай да грипптан сакланып кына авырмый калып булуга бик ышанмыйм.

Әхмәтзакир Латыйпов, Тат. Шуран:

- Гомумән грипптан сакланганым юк. Аллага шөкер, авырганым да булмады. Гадәти тормыш алып барам. Мал-туар карыйм, саф һавада еш булам, димәк. Вакытында ашыйм, вакытында ял итәм. Әле менә тыштан кереп газета укып утыра идем.

Азалия Рәшитова, Мөслим:

- Берничә ел рәттән гриппка каршы вакцина ясатам. Узган ел да ясаткан идем, витаминнар да эчтем. Грипп мине читләтеп узды. Быел да вакцина ясаттым, әмма салкын тиеп авырып алдым инде, грипплаган юк әле, булмасын да инде. Салкын тию билгеләре сизелүгә, чәйгә имбирь салып эчәм, апельсин ашыйм, согын эчәм, лимон файдаланам.

Алсу Шакирова, Үрәзмәт:

- Әле, күз тимәсен, грипп белән авыручылар күренми. Салкын тию, тамак төбе авырту, борын тыгылулар күзәтелә. Авырудан саклану максатында авызны чайкау, аптекаларда сатылучы суыра торган препаратларны куллану файдалы. Шулай ук дару үләннәре, лимон, суган, сарымсак сыналган профилактика чаралары булып тора. Прополис чәйнәү дә файда китерә дип саныйм. Ә инде грипплап китсәң, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев