Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Соңгы кыңгырау" яңгырый

Бүген район буенча мәктәпләребездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме билгеләп үтелә. Г.Тукай исемендәге Мөслим төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов килгән иделәр. Рамил Муллин укучыларны котлап, аларга алда торган имтиханнарны уңышлы бирүләрен теләде. Шулай ук район башлыгы мәктәпкә районыбызда...

Бүген район буенча мәктәпләребездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме билгеләп үтелә. Г.Тукай исемендәге Мөслим төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов килгән иделәр. Рамил Муллин укучыларны котлап, аларга алда торган имтиханнарны уңышлы бирүләрен теләде.

Шулай ук район башлыгы мәктәпкә районыбызда уздырылган чараларда һәрдаим катнашып, Мөслимне чистартуга, яшелләндерүгә үз өлешләрен керткән өчен бакча инвентарьләре алыр өчен сертификат белән бүләкләде. Рамил Муллин химия һәм физика кабинетларына яңа җиһазлар алыр өчен 1млн 600 сум күләмендәге сертификатта тапшырды. Район башлыгы исеменнән шушындый ук бүләкләргә лицей һәм гимназия лаек булды. Район үзәгендә урнашкан Г.Тукай исемендәге мәктәптән быел 11 сыйныфтан - 15,9 сыйныфтан - 34 укучы, лицейдан 11 сыйныф - 25, 9 сыйныф 34 укучы, гимназиянең 11 сыйныф - 22, 9 сыйныф - 46 укучы олы тормыш юлына басалар. 2016 елда мәктәп бусагасыннан районкүләм 295 бала атлап чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X