Синең кызларың, Мөслим! Яңа Сәет алдынгысы - Елена Байгузина
"Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасына караучы Яңа Сәет фермасында уңган терлекчеләр эшли. Елена Байгузина (рәсемдә) - шундыйларның берсе. Ул үзе өйрәткән 50 баш танадан уртача 10 литрдан артык сөт савып ала.
"Һәрвакыт сабыр, тыйнак һәм намуслы хезмәткәр ул" - диләр аның турында җәмгыять җитәкчеләре. Сыңар канат булуына карамастан, дүрт баласын укытырга, аларны җәмгыятебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләргә дә вакыт таба уңган терлекче. Ихатасын тутырып терлек асрый, кош-корт үстерә. "Авырлыклар алдында сыгылып калмаска балаларым көч бирә, алар - минем ярдәмчеләрем дә, киңәшчеләрем дә" - ди Елена Байгузина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев