Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сынап карау имтиханнары бара

Бүген 9 һәм 11 сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтиханнары тапшыра.

Бүген Мөслим лицеенда урнашкан имтихан кабул итү пунктында  иртәдән үк җанлылык. 9 һәм 11 сыйныф укучылары рус теле фәненнән сынап карау имтиханы тапшыралар.  Алар металл эзләүче җайланма аша үтеп, аудиторияләргә таралышты. Администрациядән килгән вәкилләр дә балалар юлын үтеп, аудиториягә юнәлде. Имтихан кабул итү пункты җитәкчесе Илфат Ибраһимов кунакларга имтихан тапшыру шартларын аңлатты, сорауларга җавап бирде. Имтихан тапшырырга килгән 256 укучы видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган классларга бары тик паспорт, ручка һәм су гына алып керә ала. "Сынап карау имтиханын өченче тапкыр тапшырам. Бу миңа чын имтиханны күз алдына китерергә ярдәм итә. Биремнәрне эшләп, белеп бетермәгән өлкәләргә ныграк игътибар итәргә да булыша", - ди гимназиянең11 сыйныф укучысы Ислам Мөхсинов. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Шушы вакыт эчендә контроль-үлчәү материалларындагы биремнәрне эшләп, тикшереп җитешергә кирәк. Алдан хәстәрен күреп куйсаң эш уңышлы була. Укучыларга да сынап карау һәм чын имтиханнарда уңышлар телибез.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев