Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рөстәм Миңнеханов 94,4 процент белән җиңде

14 сентябрьдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә республика Президенты сайлаулары нәтиҗәләре беркетмәсенә кул куелды. Сайлауларда 2 306 844 кешенең, ягъни 94,4 процент тавыш җыеп, Рөстәм Миңнеханов җиңде. Иртәгә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә аңа Президент таныклыгы тапшырачаклар.

13 сентябрьдә Татарстанда берьюлы ике җаваплы сайлаулар узды: халык республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлады.

- Сайлаулар Татарстан Конституциясе, дәүләт законнары нигезендә үтте, җитди шикаятьләр белдерүгә җирлек тумады. Сайлау көнендә Россия Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстандагы сайлауларга кагылышлы бер шикаятьле шылтырату да булмаган. Республикадагы 2 802 сайлау участогында 23 мең кеше эшләде, сайлау участокларында 16 мең кешенең күзәтчелек итү хокукы бар иде. Сайлаулар барышын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәгендә йөздән артык журналист яктыртып барды. Сайлауларны оештыруда, яктыртуда ярдәм иткән һәм, әлбәттә, тавыш бирүдә катнашкан кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Быел сайлау хокукына ия 2 932 742 кешенең 2 444 194се, ягъни 84,2 проценты катнашты, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Президенты сайлауларының нәтиҗәләренә багышлап журналистлар белән үткәрелгән очрашуда.



Сайлаулар алдыннан барлык кандидатлар да үзләрен халыкка таныту өчен тигез хокуклардан файдаланды, ди республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Татарстан Президенты сайлаулары нәтиҗәләре беркетмәсендәге күрсәткечләр исә түбәндәгечә: "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим иткән Рөстәм Миңнехановка 2 306 844 кеше тавыш биреп, ул 94,4 процентны җыйган. КПРФ партиясеннән Хафиз Миргалимов кандидатурасы өчен 62 542 кеше тавыш биргән һәм ул 2,52 процент җыйган, "Справедливая Россия" партиясе вәкиле Рушания Бильгильдеевага 40 954 кеше үз тавышын биргән, шулай итеп, ул 1,67 процентны җыйган, ЛДПР партиясеннән Руслан Йосыповка 19 778 тавыш бирелеп, ул 0,81 процент җыйган. Сайлаучылардан иң күп тавышны алып, бу сайлауларда җиңгән Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын 15 сентябрьдә тапшырачаклар. Татарстан Президенты инаугурациясе, ягъни Рөстәм Миңнехановның әлеге югары вазифага керешү тантанасы бу атнада Татарстан Дәүләт Советы утырышыннан соң узар дип көтелә.

"Муниципаль берәмлекләрдәге вәкаләтле органнарга депутатлар сайлаулары нәтиҗәләре киләсе ике көндә билгеле булачак", - ди Әгъзам Гобәйдуллин. Алардагы тавышларны исәпләү белән 65 территориаль сайлау комиссиясе шөгыльләнә. 14 сентябрьнең киченә бюллетеньнәрнең 50 проценты эшкәртелгән. Мәгълүм булганча, быел Татарстандагы 955 муниципаль берәмлектә барлыгы 7 716 депутат урыны яңартыла. Сайлауларда 9 027 кандидат теркәлгән иде, аларның 228е - Казан шәһәр Думасына үтәргә дәгъвә итүчеләр.

Татарстандагы дүрт зур шәһәрдә - Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә депутатларны бермандатлы округлар буенча да, партия исемлекләре буенча да сайладылар. Россиядә бүгенге көндә 87 партия теркәлгән, аларның 67се Татарстанда үзләренең төбәк бүлеген ачты. Муниципаль сайлауларда тугыз сәяси партия катнашты. Әгъзам Гобәйдуллин кайбер беренчел нәтиҗәләрне яңгыратты. Әйтик, 14 сентябрь киченә билгеле булган мәгълүматларга караганда, Казанда КПРФ - 11,38 процентны, ЛДПР - 3,15 процентны, "Справедливая Россия" - 7,45 процентны, "Бердәм Россия" 77 проценты җыйган. Димәк, Казан шәһәр Думасында 5 процент киртәсен узган өч партия вәкилләре эшләячәк.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев