Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе (фоторепортаж)

Кичә Мөслимдә көрәшче Айзат Сабитов истәлегенә багышланган республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе узды. Ярышларда 2009-2011 һәм 2012 елгы яшүсмерләр катнашты.

Чараның ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, ТР Көрәш Федерациясе әгъзасы Алгиз Корбанов, Айзатнаң әнисе, якыннары катнаштылар. 

Сарман, Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районы яшүсмерләре 25 килограммнан алып 90 килограммга хәтле авырлыкларда көрәштеләр. 

Бәйгедә барлыгы 50дән артык яшүсмер үзенең көчен сынады. 

Команда нәтиҗәләре буенча Мөслим районы 1нче урынга лаек булды. 2нче урында - Минзәлә районы командасы, 3нче урынны Актаныш районы егетләре алды. Дүртенче урында - Сарман районы көрәшчеләре. 

Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләргә ия булдылар. Ун үлчәү авырлыгында җиңүче егетләр арасында жирәбә уйнатылды һәм Актаныш районы егете Лимар Шакирҗановка бәхет елмайды. Ул велосипедлы булды. 

Шулай ук “Иң яшь көрәшче” номинациясендә - Азамат Сәдретдинов, “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә - Айрат Латыпов, Айрат Гайнетдинов, “Иң матур көрәш алымы” номинациясендә Артем Зәйниевләр җиңүчеләр дип билгеләнделәр. 

Фәридә Гайнетдинова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев