Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районыбызда җәмәгать мунчасы булачак

Район үзәгендә яшәүчеләрдән "Җәмәгать мунчасы кирәк!" дигән фикерне күп ишетергә туры килә. Бу хакта газетабызның "Кайнар линия"сенә мөрәҗәгать итүчеләр дә аз булмады. Халык фикерен исәпкә алып, 2016 нчы елның февралендә җирлегебездә мунча төзелә башлады. Бүген әлеге төзелеш төгәлләнеп килә.

Мунча бинасы тышкы яктан ук җыйнаклыгы белән җәлеп итә. Бина инде төзелеп беткән. Мунчада ике юыну, ике парлану бүлмәсе булачак. Бинага су кертелгән, җылылык, канализация системасы да эшләнгән, электр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җайланмалары да көйләнгән. Хезмәткәрләр өчен аерым бүлмәләр әзерләнгән. Сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен барлык таләпләргә туры китереп пандуслар ясалган.

Бүген бина эчендә ишекләр кую һәм стеналарны буяу эше генә калып килә. Мунчаның тирә-юнен яшелләндерү эшләрен Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге хезмәткәрләре башкарачак.

Мунчага керү һәм чыгу юлларын ясау шушы атнада башлана. Бу эшне районның муниципаль юл фонды хисабыннан "Автострой" оешмасы башкарачак.

Мунча төзелеше өчен район җитәкчелеге үтенече белән хөкүмәттән 20 миллион 200 мең сум финанс средстволары бүлеп бирелде. Беренче карашка бик зур сумма тоелса да, райондашларыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту, аларның ихтыяҗларын кәнагатьләндерү өчен әлеге бинаның сафка басуы кыйммәтрәк кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев