Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районыбыз кырларында язгы – кыр эшләре тулы куатенә дәвам итә, Органик Групп җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында эшләр инде төгәлләнеп килә

Мөслим телевидениесенең иҗат төркеме Органик груп җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов сүзләренчә, агрофирма биләмәсендә барлыгы 3916 гектар сөрүлек җирләр бар. Шуның 3172 гектары көзге культуралар. Бүгенге көндә биредә ашлама, төрле химикатлар һәм гербицид белән эшкәртү эшләре тәмамланып килә. Хуҗалыкларда 6069 гектарда бөртекле культуралар, 1518 гектарда...

Мөслим телевидениесенең иҗат төркеме Органик груп җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов сүзләренчә, агрофирма биләмәсендә барлыгы 3916 гектар сөрүлек җирләр бар. Шуның 3172 гектары көзге культуралар. Бүгенге көндә биредә ашлама, төрле химикатлар һәм гербицид белән эшкәртү эшләре тәмамланып килә. Хуҗалыкларда 6069 гектарда бөртекле культуралар, 1518 гектарда кукуруза, 700 гектарда берьеллык үләннәр, 1500 гектарда күпьеллык үләннәр чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Солы һәм арпа чәчү эшләре төгәлләнгән.

Әлеге агрофирманың "Үрәзмәт" бүлегендә күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре инде төгәлләнгән. Бүгенге көндә 700 гектарда көзге бодайны тырмалау, ашлау эшләре дәвам итә. Үсемлекләрне тукландыру авиация ярдәмендә башкарыла. 1065 гектарда язгы бодай, арпа чәчү эшләре төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев