Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Рамил Муллин 23 февраль - Ватанны Саклаучылар көне белән тәбрикләве

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ир-егетләребез! Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ватанны саклаучылар көне - халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу көннәрдә без күп буын солдатларның каһарманлыгы турында сөйлибез, хәрби бурычларын намус...

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары,

тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ир-егетләребез!

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Ватанны саклаучылар көне - халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу көннәрдә без күп буын солдатларның каһарманлыгы турында сөйлибез, хәрби бурычларын намус белән башкаручыларга, Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аларның күбесе, олы яшьтә булуларына карамастан, бүген дә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар.

Бүгенге көндә районыбызның 100 дән артык асыл егете армия сафларында хәрби бурычларын намус белән үти. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Төп максатыбыз - халкыбызның имин тормышын, җирлегебезнең икътисадый үсешен тәэмин итү. Бу - гражданлык активлыгын һәм патриотлык таләп итүче җитди бурыч. Кирәк булганда һәртөрле хәрби янауны кире кайтарырга әзер булу өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Ватанны саклаучы исеменә тап төшермәгән ата-бабаларыбыз үрнәгендә ватанпәрвәрлек традицияләрен дәвам итеп, илебезнең чын патриотлары булып яшик!.

Хөрмәтле мөслимлеләр! Һәркайсыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын! Сезгә исәнлек-саулык, бәхетле гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим!

Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама