Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район Советының сессиясе үтте (фоторепортаж)

Сессиядә каралган төп мәсьәлә Мөслим районының мактаулы гражданины исемен бирү турында иде.

Бүген IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXVII сессиясе үтте. Сессиядә каралган төп мәсьәлә Мөслим районының мактаулы гражданины исемен бирү турында иде. 

Әлеге исемгә быел мәгариф ветераннары – Вәрәшбаш авылында яшәүче Тәзкирә Низамиева һәм Тегермәнлек авылыннан Гөлфия Мөхәммәтгәрәева тәкъдим ителде. Депутатлар тәкъдимне бертавыштан хуплады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов РФ оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медале белән бүләкләнде. Җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше, әлеге өлкәдә тырыш хезмәте өчен Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын алды. Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Фәридә Гайнетдинова район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Римма Афзалова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев