Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Пушкин скверында хәтта фильмнар да карап булачак

Билгеле булганча, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында республикада барлыгы 143 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш. Аларның 75 ен яңадан төзү, ә 68 енә капиталь ремонт ясау күздә тотыла. "Парк һәм скверлар" программасы өчен бүлеп бирелгән акча күләме...

"Пушкин" скверын төзү өчен Татарстан республикасы бюджетыннан барлыгы 1 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Район бюджетыннан 2,7 миллион акча күчерелгән. Бу аңлашыла да, чөнки скверның мәйданы шактый зур - ул 8 мең кв метр тәшкил итә. Тик биредә күп еллар дәвамында агач һәм чүп үләненнән башка берни дә булмаган. Хәзер исә бу - ял итү генә түгел, ә иҗат белән шөгыльләнү өчен дә менә дигән урын.

Бу сквер шактый уникаль булуы белән аерылып тора. Аның проекты Мөслим районының "УКС" җәмгыяте архитекторлары тарафыннан махсус рәвештә әзерләнгән. Казан шәһәренең "Лэнд- Сервис" компаниясе ландшафт дизайны һәм яшелләндерү белән шөгыльләнде. Беренче булып биредә бөек русс шагыйре Александр Пушкин һәйкәле калкып чыгачак, сквер буйлап Пушкин әсәрләре геройларының скульптуралары урнаштырылачак. Матур утыргычлар, чәчәк түтәлләре, гадәти булмаган яктырткычлар паркка өстәмә ямь бирәчәк. Балалар өчен мультфильмнар һәм әкиятләр карау мөмкинлеге дә тудырылачак. Скверда сәхнә һәм проектор урнаштыру да каралган.
Бу сквер Мөслимнең рухи үсешен тәэмин итүче урынга әверелер, халыкның яратакан ял урыны булыр, дип ышанабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев