Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Политехник техникумның чыгарылыш кичәсе

Бу көннәрдә белем бирү йортларында чыгарылыш кичәләре уза

Бу көннәрдә белем бирү йортларында чыгарылыш кичәләре уза. Гомернең әлеге мизгелләре хәтергә гомерлеккә уелып кала. Аны һәр уку йорты истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Мөслим политехник техникумында да махсус урта белем турында таныклык тапшыру тантанасы узды. 

Укуны быел 56 студент тәмамлый. Кызлар һәм егетләр эретеп ябыштыручы, тракторчы-машинист, пешекче белгечлеге буенча һөнәр үзләштерде. Аларны бәйрәмнәре белән котларга җитәкчеләр, әти-әниләр дә килде. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь белгечләргә уңышлар теләде, якын көннәрдә армия сафларына озатылган егетләрнең әти-әниләренә балаларының дипломнарын тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, "Агромастер" җитештерү компаниясенең башкарма директоры Фәрхәд Шәмсиев аларга авыл хуҗалыгы тармагын бергәләп үстерүдә зур өметләр баглавын белдерделәр. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, техникум директоры Илнар Миргалимов, әти-әниләр дә чыгарылыш студентларын бәйрәмнәре белән тәбрикләде, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган җитәкчеләргә, балалары практика узган оешма-предприятие җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде. 

Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләренең дәртле җырлары бизәде. 

Гөлназ Җәлилова фотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев