Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Физкультурачылар көнендә эстафета, футбол, пляж волейболы, турникта күтәрелү, шахмат турниры белән ярышлар оештырылды. Ярышларда мәктәп һәм колледж укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Спорт юнәлешендә төрле уңышларга ирешкән, ярышларда катнашып урыннар алган Мөслим муниципаль районында Көрәш федерациясе директоры Расил Фаттахов, "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Илдар Мадьяров, "Яшьлек"...

Физкультурачылар көнендә эстафета, футбол, пляж волейболы, турникта күтәрелү, шахмат турниры белән ярышлар оештырылды. Ярышларда мәктәп һәм колледж укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре катнашты.

Спорт юнәлешендә төрле уңышларга ирешкән, ярышларда катнашып урыннар алган Мөслим муниципаль районында Көрәш федерациясе директоры Расил Фаттахов, "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Илдар Мадьяров, "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Илфат Хафизов, Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мизхәт Миңнегалиевлар Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Наил Хамматуллин һәм Альберт Шәймөхәммәтов Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы билгесе белән бүләкләнделәр.

Ярышларга старт бирелеп уеннар башланып китте, иң беренчеләрдән булып футбол командалары көч сынашты, пляж волейболын сөючеләрдә уенга керештеләр. "Яшьлек" спорт комплексына килгән спортчылар, кунаклар, җанатарлар бу чарадан бик канәгать булып, үз командаларына һәм көндәшләренә уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр. Әйе, сәламәт тәндә сәламәт акыл диләр бит, районбызда мондый күркәм чаралар елдан ел арта бара, яшьләргә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга барлык мөмкинлекләрдә тудырылган, яшьләрдә спорт булса, спортта яшьләр булса киләчәгебез бар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев