Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә сайлаулар төгәлләнде

Бүген республика халкы, шул исәптән мөслимлеләр ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар өчен тавыш бирде. Иртәнге 7.00дән алып 20.00 сәгатькә кадәр районда 30 сайлау участогы эшләде. Сайлауларда барлыгы 16931 райондашыбыз катнашырга тиеш иде.

Әйтергә кирәк, мөслимлеләр зур активлык күрсәтте. Сайлау участоклары ябылырга ике сәгать вакыт кала 90 процентка якын мөслимле тавыш бирергә өлгергән иде инде. 20.00 сәгать сугу белән комиссия членнары бюллетеньнарны исәпләүгә кереште.

Сайлауларның якынча нәтиҗәләренә килгәндә, хәзерге вакытта комиссия әгъзалары санау эшләре алып бара. Теркәлгән сайлаучыларның 100 проценты да тавыш биргән участоклар бар, ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марсель Әһлиев.

Сайлау участокларында сакта торган эчке эшләр органнары хезмзәткәрләре хәбәр итүенчә, көн дәвамында районда бер генә тәртип бозу очрагы да теркәлмәде. Райондашларыбыз да сайлау комиссияләренең эшчәнлегеннән канәгать калды. Көн дәвамында яңгыраган музыка, гражданнар өчен әзерләнгән чәй тәм-томнарына сайлауларга үзгә бер бәйрәм төсмере өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев