Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында ветераннар Сабантуе үтте

Өлкәннәр Сабантуйга җигүле атка утырып та, автобуста һәм җәяүләп тә килде

Бүген Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында ветераннар Сабантуе үтте. Өлкәннәр Сабантуйга җигүле атка утырып та, автобуста һәм җәяүләп тә килде. Аларны “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының гармунчылар ансамбле дәртле көйләре белән каршы алды. Кунаклар мичтә пешкән коймактан авыз итте. Район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов Сабан туенда катнашучыларны сәламләде. Район башлыгы Альберт Хуҗин өлкәннәргә активлыклары өчен рәхмәтен җиткерде. Төрле чараларда актив катнашкан, район һәм республика күләмендә узган мәдәни һәм спорт чараларында җиңүгә ирешкән бертөркем ветераннарга истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлары, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев