Мөслимлеләр МХОдә катнашучы егетләргә чираттагы ярдәм йөген озатты
Бу юлы да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җылы киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, бал, май, варенье кебек ризыклар озатылды
Райондашларыбызга күрше-тирә район халкы да кушылды. Бу йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды.Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләрегә кирәк булган башка төр техникалар алынды. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелды. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервалар, озак яна торган шырпылар, махсус киемнәр әзерләде, саклагыч сеткалар үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыруда да бик күп кеше катнашты.– Батыр солдатларга техникалар юнәтүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт. Бу баруыбызда уртак тырышлык белән алты данә мотоцикл, “Нива” машинасы, җиңел машинага тагылмалы прицеп, 20 данә мич, 14 генератор, 60 карават, шул ук күләмдә медицина штативлары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тәгәрмәчләр һәм башка бик күп яраклар алып киттек, – ди 23нче тапкыр гуманитар ярдәм илтүдә катнашучы волонтер Рүзәл Минһаҗев.Ярдәм туплауда Мәлләтамак, Яңа Усы, Рус Шуган, Баланлы, Түбән Табын, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Үрәзмәт, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре, Җәмигъ мәчете зур ярдәм күрсәткән. Алда җибәргән посылкалардан аермалы буларак, монысында егетләргә Яңа ел пакетлары да тупланды.Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы солдатларга матур тартма-пакетларга тутырып тәм-томнар алып килсә, Мөслим гимназиясе һәм лицей укучылары солдат абыйларына хатлар язган, Елгабаш авыл җирлеге бәйрәмгә дип чәкчәк алып төшкән. “Мөслим күчтәнәче” дип исемләнгән җыелмаларда кием-салым да, ризык та, көнкүреш кирәк-яраклары да тупланган. Әлеге тартмаларны юлда очраган һәр солдатка тапшырабыз, диде волонтерлар. Киптереп ясалган әзер ашлар, үлән чәйләре, башка бик күп төрле азык-төлек, кием-салым биш юнәлештә – Херсон, Запорожье, Луганск, Донецк өлкәләренә җибәрелә.- Ярдәмне әзерләүдә, төрүдә һәм тутыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм! Егетләребез Яңа ел бүләкләрен вакытында алачак. Бердәмлек белән көчле без! - дип язган район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев