Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә – Җөмһүрият көне

Мөслим Республика көнен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәм төрле чараларга бай булды.

Ел саен Республика көне алдыннан “Хезмәткә – дан” скверындагы фоторәсемнәр яңартыла. Әлеге чара традициягә әйләнде һәм район халкы бу көнне дулкынланып көтә. 
– Татарстанда яшәвебез белән горуланабыз. Башка регионнарга да үрнәк булырлык күпме эшләр башкарыла. Мактаулы кешеләребез дә күп, шуларның иң-иңнәре Мактау тактасында урын алды – диде район башлыгы Альберт Хуҗин яңартылган скверны ачу тантанасында. 
“Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын алган. Алар арасында төзелеш, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр бар. Һәркайсы – үз эшенең остасы. 
Равил Тимкин – Мөслим туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре. “Талантлы, җитез, креатив фикер йөртүче белгеч. Аның тарафыннан әзерләнгән һәм үткәрелгән конференцияләр үз эшенә карата мәхәббәт үрнәге булып тора һәм киләчәк буынга тарихны тапшыруда тирән эз сала”, – диләр Равил турында.
Район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Лилия Галимова – үз эшен тирән белгән, җаваплы, тынгысыз, иҗади эшләүче мөгаллим. “Һәр укытучы белән системалы эш алып бару нәтиҗәсендә укучылар район, республика, Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләрдә зур уңышларга ирешә”, – ди хезмәттәшләре. 
“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе заманча үзгәрешләр кичерә, эш барышы яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Предприятиенең уңышлы эшләвендә оешманың генераль директоры Айрат Шәмсетдиновның да зур өлеше кергән. Күптән түгел ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә дә лаек булды. 
Мөслим үзәк шифаханәсенең гомумпрактика табибы Илгизә Шакированы райондашларыбыз яхшы белә. Ул – медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, халык сәламәтлеген яхшырту буенча зур эшләр башкарган табиб.
Мөслим төзелеш оешмасы кранчысы Сергей Тимашев әлеге оешмада 1997 елдан бирле эшли. “Әлеге һөнәрне бары тик сабыр холыклы кешеләр генә башкара һәм матур нәтиҗәләргә ирешә ала. Мөслимдә төзелгән яңа йортларның һәркайсына диярлек аның кулы тигән”, – ди хезмәттәшләре Сергей Тимашев турында.
“Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирҗанова үзен бик яхшы җитәкче итеп күрсәтте”, – диләр район хакимиятендә. Әмәкәй авыл җирлегендә меңгә якын кеше яши. Илнара ханым һәрвакыт халык арасында. Авыл җирлеге башлыгы һәркем белән уртак тел табып эшли. 
Иң яхшы шәхси хуҗалык тотучы буларак Айдар Шакировның фоторәсеме дә скверда урын алды. Тамьянда яшәүче Айдар әфәнде ихатасында 500дән артык сарык үрчетә, умарталар тота. Ул – авылның тоткасы. 
Фәһим Вәдыйгуллин – яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиясе механизаторы. Чын хезмәт кешесе булуы белән ул – күпләргә үрнәк. 
“Ел укучысы” титулына ия булган Илина Бариева Мөслим гимназиясендә белем ала. Илина укуда да, спортта да сынатмый: ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Биология, экология, химия фәннәреннән республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчесе, армрестлинг буенча Татарстан һәм Россия күләмендә узган ярышларда чемпион ул!
Мөслим гимназиясенең тагын бер укучысы Шамил Баяновның фотосурәте дә “Хезмәткә – дан” скверында урын алды. Шамил, химия һәм биология фәннәреннән БДИда 100әр балл җыйган укучы буларак, Россиянең иң яхшы укучылары исемлегенә керде. 
Республика көненең тагын бер сөенечле вакыйгасына тукталыйк. Дүртенче чакырылыш район Советы сессиясендә якташыбыз – язучы Факил Сафинга Мөслимнең мактаулы гражданины исемен бирү мәсьәләсе каралды. Депутатлар әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады. Факил абыйны ихластан котлыйбыз!
Республика көнендә “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында памп-трек мәйданчыгы ачылды. “Парклар һәм скверлар” программасы нигезендә спорт паркының быел икенче чираты төзелде. Анда памп-трек мәйданчыгы эшләнде һәм кулланылышка тапшырылды. 
Памп-трек инглиз теленнән “трассада атыну” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Велосипедчылар өчен төзелгән махсус трассада тизлекне саклау һәм җыю педаль әйләнеше хисабына түгел, ә дулкыннарны узуның махсус техникасы ярдәмендә башкарыла.
Памп-трек мәйданчыгын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты. Район башлыгы халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спортны яратырга чакырды.
– Спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Спорт мәйданчыгы якты, утлар яна – рәхәтләнеп шөгыльләнегез! – диде ул 
Спорт мәктәбенә йөрүче Динә Кашапова әлеге мәйданчыкны төзеткән өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. Яр Чаллы шәһәренең батут үзәге директоры Олег Москаев памп-трек мәйданчыгында шөгыльләнү буенча мастер-класс күрсәтте, инструктаж үткәрде.
Тагын бер вакыйга – Салауз-Мухан авылында хөкүмәт программасы нигезендә капиталь ремонт үткән мәктәпне кулланылышка тапшырдылар. Кунакларны татарның матур гадәте буенча чәк-чәк белән каршы алдылар. Укучылар төзүчеләргә, җитәкчелеккә рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде һәм тырышып укырга вәгъдә бирде.
Ремонт эшләре 28,5 млн сумга төшкән. Мәктәп тулысынча җиһазландырылган, хәтта видеокүзәтү җайланмалары да урнаштырылган. Гомумән, мәктәп өр-яңадан киенгән. Ремонттан соң балалар бакчасы, клуб, китапханә, почта бүлекчәсе, ФАП та мәктәп бинасына күчкән. Мәктәпне ремонтлап, кулланылышка тапшырган “Таткоммунжилсервис” җитештерү берләшмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтовка, җәмгыять хезмәткәрләре Рушан Нургалиевка һәм Рөстәм Сабировка район башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов: “Мәктәп булса – авыл яши”, – дип, бинаның озак еллар авыл халкына хезмәт итүен теләде. 
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев яшь чагында шушы мәктәптә хезмәт куйган. Мәктәпне ачу тантанасына кайткан Фаил Мисбахович мәктәпкә – теннис өстәле, башлангыч класс укучыларына уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк итте. 
Мәктәпнең җиһазланышы заман таләпләренә туры килә. Кадрларга да кытлык юк. Укучыларның бик аз булуы һәм киләсе уку елында беренче класска килүчеләр булмавы гына борчу тудыра. 
Республика көне уңаеннан район үзәгендә ярминкә гөрләде. Анда нигездә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Терлек ите, фермер Ирек Хәмәдишиннан ысланган һәм какланган казлар алырга була иде. Сөт һәм сөт продуктлары, казылык, җиләк-җимеш үсентеләре дә күпләр күңеленә хуш килде. Азык-төлектән тыш зур ассортиментта өс һәм аяк киемнәре, хуҗалык кирәк-яраклары да бар иде. 
Республика көнендә узган тагын бер чара – әфганчы Маис Шәрипов йортына такта кую тантанасыннан материал газетабызның киләсе санында басылачак.

Римма Афзалова, Наилә Сәлахова.
Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев