Мөслим моңы үзгә
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар шундый фикер җиткерде.
15 март көнне Казанда Хl Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Җыенда Россиянең 47 төбәгеннән, шулай ук Әфганстан, Польша, Корея, Үзбәкстаннан да вәкилләр бар иде. Мондый олы вакыйгадан район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Күргәзмәдә төрле республикалардан һәм өлкәләрдән килгән эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмә залының иң күп өлеше мөслимлеләргә бирелгән иде. Мөслим күргәзмәсе этнопленэр симпозиумында катнашкан рәссамнарның каз өмәсенә багышланган картиналары белән башланды. Этнопленэр директоры һәм оештыручысы Рауза Иванова-Латыпова җирлегебездә алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Ике атнадан артык Мөслимдә эшләргә туры килде. Мөслимлеләр кунакчыллыгы, ачык йөзле булулары белән шаккаттырды. Мөслимдә милләтебезнең традицияләрен саклауга, аларны үсеп килүче буынга тапшыруга зур игътибар бирелә. Җирлектә яшәүче милләтләрнең мәдәниятен үстерү, олылау – мөслимлеләрнең тормыш кагыйдәсе. Мөслим районы халкы искиткеч бай мәдәниятле, җыр-моңлы! – диде ул.
Татар конгрессы каз мамыгы тутырып ясалган чигүле мендәрләргә конкурс игълан иткән иде. Әлеге конкурста мөслимлеләр дә бик теләп катнашты. Күргәзмәдә чигүле мендәрләрне дә тәкъдим иттек. Ике дистәгә якын мендәрләр чигешләре белән сокландырды.
– Бу чигүләр – үзе бер дөнья! Аларда татарларның тормышы, матурлыгы, күңел хәләте белән бергә уңганлыгы да күренә. Шулкадәр нәфис эшләр! Күпме тынгысыз хезмәт салынган аларга! Безнең татар апаларына, кызларына сокланмый мөмкин түгел, – диде “Шәһри Казан” газетасыннан Йолдыз Шәрапова.
Мөслим политехника техникумы әзерләгән милли ашлар өстәле дә кунакларны җәлеп итте: татарларның иң затлы ризыгы – итле бәлеш, өчпочмак, тәбикмәк, коймаклар, хуш исле үлән чәе кунакларны балачакларына, туган якларына алып кайтты.
– Мөслимлеләрнең чәйләре дә үзгә – хуш исле, – диде Туймазыдан килгән Фагыйль әфәнде. – Сезнең якларда гына кызлар шундый матур, зифа, җыр-биюләрегез дәртле, чәйләрегез тәмле! Мөслимдә еш булмасам да, килгән саен сокланып, хозурланып кайтам. Эшчән, уңган халык яши Мөслимдә!
Эшмәкәр Ирек Хәмәдишинның каз продукциясе дә бар иде күргәзмәдә. Какланган, ысланган казларга һәм башкаларга берәү дә битараф калмады.
– Мондый күргәзмәләрдә, бигрәк тә эшмәкәрләр җыеннарында бик тепләп катнашабыз. Андый чараларга Россиянең төрле төбәкләренннән киләләр. Фикер алышабыз, тәкъдимәребезне җиткерәбез. Мөслимне хәзер республикабызда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Мөслимлеләр – кошчылык буенча лидерлар арасында. Бездә хезмәт һәм мәдәният бергә үрелеп бара, кулга-кул тотынып эшлибез, – диде продукциясен тәкъдим иткән Ирек Хәмәдишин.
“Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче Алия Гарипова һәм Айсылу Абдразакова кунакларга үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Тәрбияче Гөлнара Минһаҗева проекты буенча эшләнгән шәҗәрәләр кунакларда соклану уятты. Кызларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдында имтихан тотарга насыйп булды. Рөстәм Нургалиевич аларга курчаклар бүләк итте һәм кызлар белән фотога да төште.
Күргәзмәне зур кызыксыну белән караган кунаклар “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле чыгышы башлану белән алар янына җыелды. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне мөслимлеләрнең моңлы җырлары, дәртле биюләре, милли уен коралларының яңгыравыклы аһәңе җәлеп итте. Кайбер кунаклар егет-кызларга кушылып биергә үк чыкты.
– Мөслимлеләр һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Хәтта башка милләт вәкилләрен дә кушылып биергә, җырларга мәҗбүр иттеләр. Мөслимдә бүген дә халыкчан биюләр күрергә, тальян гармун моңнарын ишетергә мөмкин, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле тарихчылары белән эшләү комитеты башлыгы Альберт Борханов.
Каз өмәсенә багышланган картиналар күргәзмәсен дәвам итеп, каз өмәсе күренешен дә тәкъдим иттек.
– Бу күренеш мине яшьлегемә алып кайтты. Каз – татарның бренды ул. Мөслимгә Россиянең төрле почмакларыннан җыелган рәссамнар казлар белән бәйле 50 картина иҗат итте. Казларның авыл кешесе, татарлар өчен якын булуын күрдек. Каз өмәсе күренеше яшьлегемә алып кайтты. Мөслимлеләр өчен сөендем, шул ук вакытта ямансулап та алдым, – ди Мөдәрис Минһаҗев.
Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге делегация мөслимлеләр чыгышына югары бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Мөслим җыры, Мөслим моңы үзенчәлекле. Моңнарыбызны, җырларыбызны саклап яшәргә язсын!
Фәридә Гайнетдинова,З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры.
Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев