Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим казлары

25-26 ноябрь көннәрендә Мөслимдә II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтте.

Каз белән татарның тормыш юлы һәрвакыт бергә үрелеп барган. Аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Татарлар тормышында ана каз мөһим роль уйнаган, горур, шул ук вакытта усал, үзе, гаиләсе, токымы өчен нык тора белүче көчле хатын-кыз образы буларак рухи дөньябызга берегеп калган.

Халкыбыз тормышында каз гомергомергә бик дәрәҗәле, затлы кош булган. Халык авыз иҗатында да каз образы еш очрый. Күп очракта ул изге кош буларак сурәтләнә. Каз – татар халкы белән үсеш алган, аның белән янәшә барган зур символ.

Каз белән бәйле бик күп күркәм йолалар, гадәтләр, риваятьләр яши. Әле дә туйга пар каз алып килү гадәте бар. Казны туйда турауның үз тәртибе бар, һәр өлешенә мәгънә салып таратыла. Кәләш бирнәсендәге каз мамыгыннан эшләнгән пар мендәр – никахның төп атрибутларыннан берсе. Кайбер риваятьләрдә Казан татарларының тотемы нәкъ менә каз тәпие булган, дигән ышану бар. Туфан Миңнуллин да казны татарның фәрештәсенә тиңләгән.

Каз бәлешенең хуш исләре, каз мае белән майланган тәбикмәкнең тәме, утырган ана казның өстәл астыннан балтырны чеметеп алган мизгелләре, ата казның биюләре, яшел чирәм өсләрендә каз бәбкәсе саклаулар, анда уйнаган уеннар, тилгән качыра торган такмаклар, ястык-мендәрләр эчендә изрәп йоклаулар бик күпләрнең балачактан калган хатирәләре белән бәйле. Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивальбәйгесенең нәкъ менә Мөслимебездә үтүе очраклы түгел. Мөслим – кошкорт тоткан, заманча каз үрчетү фермаларын күпләп булдырган район. Дөрес, хәзер каз утыртып бәбкә чыгаручылар бармы икән? “Хәзерге казлар утыра белми”, – диде миңа авыл апасы, әллә юри, әллә чынлап. Булыр да. Инкубаторда чыгарып, үстереп алган казларның мәшәкате азрак бит. Һәр йомырканы күз карасыдай саклап, казга түл җыйдырып утыртасы юк. Замана кош-корт асрауның отышлы ягы турында да уйларга мәҗбүр итә. Безнең тәҗрибәне өйрәнергә чит төбәкләрдән дә эшмәкәрләр, кошчылар килә. Мөслимебез Россиянең күп субъектлары өчен үрнәк төбәк санала. Татарлыкны нечкәлекләре белән саклый алган төбәк тә – Мөслим. Фестивальнең быелгы яңартылган логотибында Мөслибезнең символына әверелгән Ык елгасы атрибутының беркетелүе район халкы өчен зур дәрәҗә саналырга лаек. Каз өмәсе Мөслим төбәге белән тәңгәлләштерелгән. Бу безгә йолаларны саклап яшәү өчен аерым бер җаваплылык та өсти.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы регионара иҗтимагый оешмасы, район хакимияте, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, татар хатын-кызларының “Ак калфак” региональ иҗтимагый оешмасы, “Татар халык ашлары” координацион советы гамәлгә ашырды. Быел фестиваль бөтен Россия территориясеннән катнашучылар өчен үз ишекләрен икенче тапкыр ачты. Аның төп максаты – милләтебезнең мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләребезне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда кошчылыкны торгызу.

Элек-электән халкыбыз зур эшләрне өмә белән башкарган, авыл кешеләре бер-берсенә ярдәм итеп, аралашып, борчу-мәшәкатьләрен дә, шатлык-сөнечләрен дә бүлешеп яшәгән. Авырлыкларны бергә җиңгән.

Өмәләр үткәреп, эш башкару, өен тәртипкә китерү – халкыбызның язылмаган кануны. Каз өмәсе бигрәк тә көтеп алынган, оешкан төстә үткән, авыл өчен вакыйга булган. Өмәгә чакырулы булу хатын-кызларның уңганлыгын белдергән, дәрәҗә саналган.

Каз өмәләре безнең җирлектә әле дә шулай үтә. Районыбыз горефгадәтләрне саклый да, аны зәвыклы итеп, сәнгати югарылыкта күрсәтә дә белә. Традицияләрне саклап яшәүче Иске Вәрәш авылы халкы фестиваль кунакларын быел үзләрендә кабул итте. 92 яшен тутырган Рәйсә апа Хәсәншинаның бүрәнәдән салынган, әлегәчә миче сүтелмәгән йорты бу көнне каз өмәсен үткәрүнең нечкәлекләрен өйрәнергә килгән һәркемгә ачык булды. Рәйсә апаның миче ягылган, тәбикмәге чажлап тора. Каз өмәсенә җыелган авыл апалары белән беррәттән кечкенә кызларның да йолада катнашуы аеруча сөендерә. Эш рәтен белеп үсәләр, димәк. Өмәдә эшнең һәр этабының үз җае, тәртибе бар. Ә бу җайны өлкән апаларыбыздан да яхшырак кем өйрәтер?! 

Рәйсә апа белән Бәһиҗә апа белгәннәре белән бик теләп бүлеште. Йоны чиста булсын өчен каз өмәләре кар яугач кына үткәрелгән. Шырпылы булмасын өчен дә билгеле бер вакытны кулдан ычкындырмау шарт. Тияк бавы бер көн алдан әзерләнгән, кирәкле савыт-саба барлап куелган. Казның култыгындагы харам йоны йортка кермәскә, утта ягылырга тиеш. Йон йолкуның нинди генә җайлы ысуллары булмасын, үтүкләп йолкынганына җитми. Пешермичә пешекли дә белергә кирәк бит әле аны! Җырлый-җырлый йон йолкучы кызларның кулларына күз иярми. Балалар канат сыдырырга, май канаты бәйләргә өйрәнде. Иң яхшы май канатының койрык каурыеннан ясалганы күпләр өчен ачыш булгандыр. Үзе каты, үзе сыгылмалы, чыдам, тотарга уңайлы май канаты нәкъ менә шундый каурыйдан чыга икән! Каз канаты – татар өенең аерылгысыз атрибуты. Кыш көне аяк һәм өс киемнәрен кардан чистарту өчен генә түгел, машинаны себерү өчен дә шәп икән ул! Уңайлы тоткыч та ясап җибәрсәң!.. Балык тотучылар каурыйдан калкавыч та ясый әле! Яшь киленнәр әзер йонны мендәргә тутыру серләренә төшенде. Уртача зурлыктагы бер мендәргә ун каз йоны керә. Һәр уч йон теләк теләп салына. Бирнәгә дигән мендәрнең ни өчен күп еллар алдан әзерләнгәнен чамаларга була. Мендәр күпереп торсын өчен йомшак йон янында сыдырылганы да булырга тиеш, ди апалар.

Казның эчен алу – шулай ук зур осталык һәм игътибар сорый торган эш. Эч маен карда тотып суыту, бүтәкә, эчәк чистарту, казның “җенен”, үт куыгын дөрес итеп алу – һәммәсенең үз нечкәлекләре бар. Йорттагы эш тәмамлангач, каз юарга чишмәгә, су буена төшү зур бәйрәм төсен алды. Ишегалдында җырлап-биегән кунаклар, өмәчеләр артыннан Дуслык чишмәсенә юл алды. Аларга авыл халкы кушылды. Иң алдан сыдырылган каурый чәчеп баручы балалар барды. Бу йоланың да үз мәгънәсе бар: киләсе елда казларыбыз күп булсын, тормышыбыз тук булсын, дип теләү бу. Чишмә буенда өмәчеләр каз юды, халык кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Түгәрәктә уен-көлке, җыр-бию, гармун тавышлары бик озак тынмады.

Кичкә кадәр районыбыз кунаклары Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, туган якны өйрәнү музеенда, үзәк китапханәдә, Әдәби кафеда, Батырлар йортында, мемориаль комплекста булырга өлгерде. Тантана З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үтте. Тантана башланганчы, фестивальдә катнашучылар татар йорты экспозициясе, китап күргәзмәсе белән танышты. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган зур күргәзмәдә кунаклар бер нигездә яшәүче өч буын вәкилләре – Гыйләҗевлар, Исламовлар, Габидуллиннар, 50 елдан артык бергә яшәүче Абдуллиннар, Баяновлар һәм Нуруллиннар гаиләләре белән аралаша алды. Җиде буын нәсел агачын төзүче Рәйлә, Аделя, Алинә, Мәдинә һәм Алия шәҗәрәләре хакында горурланып сөйләде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре, фермер хуҗалыклар да күргәзмәгә зур әзерлек белән килгән. Биредә каз мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне сатып алырга, каз итеннән әзерләнгән ризыклардан, яңа пешкән төштән, кайнар коймактан авыз итәргә мөмкин иде.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты.

– Татарстан – күп кенә субъектлар өчен үрнәк. Бирегә килгәч, без халыкның ничек яшәгәнен, ничек алга барганын күрәбез. Без бүген биредә эшлибез дә, ял да итәбез. Кулгакул тотынып, сезнең киңәш, сезнең теләк белән без өченче фестивальне дә Мөслимдә игълан итә, фестивальне киләчәктә дөнья күләмендә үткәрә алабыз, – диде.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдергәнчә, быел бәйгегә Россиянең 37 регионыннан, Татарстанның 22 районыннан 400гә якын гариза кергән. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк, дигән сүз, – диде Васил Шәйхразыев. – Безне яшәткән казыбызны, ул җирдә йөрсә дә, без күккә күтәрү өстендә эшләргә тиешбез. Башкарасы эшләребез алда әле.

Җиде номинациядә барлыгы 26 кеше бүләкләнде. Шуларның җидесе мөслимлеләр булып чыкты.

Индира Хәмәдишина “Күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере казларны милли киемгә киендерү” номинациясендә – I урынга лаек булды. “Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе” номинациясендә политехник техникум кызлары Айзирә Сәйфетдиярова һәм Алинә Фәттахова – I, Энҗе Гарипова – II, “Каздан пешерелгән татар халык ашлары” номинациясендә Диана Нуруллина III урынны алды. “Каз каурые һәм канатларыннан эшләнгән халык кәсепләре эшләнмәләре” номинациясендә барлык призлы урыннар райондашларыбызга бирелде: Лилия Әхмәдуллина – I, Резеда Нуриева – II, Римма Хөснимәрдәнова III урынны яулады. Барлык җиңүчеләр диплом һәм Оренбург шәле белән бүләкләнде. Гран-прига Оренбург өлкәсе Переволоцк районы Чесноковка авылыннан Минзәлә Гайнуллина лаек булды.

Район башлыгы районыбызга зур бәйрәм алып килгән өчен барлык кунакларга рәхмәт белдерде, теләкләрен җиткерде.

– Без бүген горурлык хисләре кичерәбез. Үзебезгә дә канат үсүен тоябыз. Безнең шәхси хуҗалыкларда гына да бүгенге көндә 30 меңләп каз үстерелә. Акчага күчергәндә, бу – 60 миллион сум, дигән сүз. Гореф-гадәтләрне саклап, туганнар, күршеләр үзара аралашып, дус-тату булып яшик, – диде ул.

Сәхнәгә күтәрелгән Рәйсә Хәсәншинаны залдагы халык алкышларга күмде. Аның “Каз асрау – бик олы эш, каз – бик олы мөлкәт, ризык ул”, – дигән сүзләрен күңел дәфтәренә язып куярлык.

Фестиваль тантанасы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларының җыр-биюләре белән үрелеп барды, Рөстәм Насыйбуллин һәм Мөслим кызы Айгөл Гардисламова чыгышлары белән сөендерде.

Каз өмәсе белән бәйле уеннар икенче көнне ярминкә мәйданында да гөрләде. Татар ихатасында канат ыргыту, аударыш уены, җыр-биюләр, сәүдә озак дәвам итте. Каз, чыннан да, Мөслимне күтәрде. Фестиваль рухландырды, күңелләрне баетты. Тагын да очрашулар, күрешүләр насыйп булсын!

Гөлназ Җәлилова

Римма Афзалова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев