Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим эшмәкәрләре белән дан тота

Узган атнада “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу узды.

Мөслим районы республика күләмендә тормышка ашырылучы программаларда актив катнаша. Колхоз урамындагы 20нче йорт адресы буенча төзелүче объект ТР дәүләт торак фонды программасы буенча сафка баса.

Кош ите җитештерү буенча Мөслим районы республикада – алтынчы урында. Фермер хуҗалыклары саны буенча район республикада беренче урынны били.

– Район икътисады өчен мөһим әһәмияткә ия эре предприятиеләрнең берсе – “Агромастер” җитештерү компаниясе. Предприятиедә 220 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 75 мең 800 сум тәшкил итә. Өч эре авыл хуҗалыгы формированиесе, дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе, 73тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 56дан артык гаилә фермасы эшли. Халыкның 83,4 проценты әлеге предприятиеләрдә хезмәт куя, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов, эшмәкәрләр эшчәнлеге белән таныштырып.

Кече эшмәкәрәләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгында эшли – 57,7 процент. Сәнәгать, төзелеш, сәүдә өлкәләрендә хезмәт куючылар да күп. Районда 120 стационар ваклап сату предприятиесе, 32 җәмәгать туклануы предприятиесе, 43 хезмәт күрсәтү предприятиесе бар.

Рамил Мөхсинов электрон мәйданчыклар аша сату мөмкинлекләре турында сөйләде. “Цифрга күчү конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның мөһим элементы булып тора”, – диде ул. Товар яки хезмәтне электрон мәйданчыкта тәкъдим итү эре компанияләр белән дә көрәшергә мөмкинлек бирә. Районыбыздан 60 эшмәкәр үз продукциясен “Вайлдбериз”, “Казань-экспресс”, “ОЗОН” һ.б. маркетплейсларда урнаштыру мөмкинлегенә ия.

Очрашуда эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән төзелгән хөкүмәт программалары турында да сүз булды. Биш райондашыбыз, әлеге программаларда катнашып, грант откан.

– Эшмәкәрлек җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны һәм яңа эш урыннары булдыру хисабына халыкның мәшгульлеген тәэмин итә. Эшмәкәрләр яхшы эшләсә, бюджетка салым кереме арта, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин. – Мондый очрашулар ике як өчен дә кирәк. Без төрле программалар белән таныштырабыз, эшмәкәрләр үзләрен борчыган проблемаларны җиткерә, сорауларына җавап ала.

Түбән Кама салым инспекциясе вәкиле салым түләүнең гадиләштерелгән ысулы – АУСН үзенчәлекләре турында сөйләде. Әлеге программадан биш кешегә кадәр эшчесе булган һәм еллык кереме 60 млн сумнан артмаган салым түләүчеләр файдалана ала. Программадан файдаланучылар иминият взносларын түләми.

Тагын бер яңалык – 2023нче елның 1 гыйнварыннан социаль иминиятләштерү һәм пенсия фондлары берләшә. Эшмәкәрләргә берләшү нәтиҗәләренең нәрсәдә чагылачагы турында мәгълүмат җиткерелде. Җирлегебездә эшләүче банк вәкилләре өстенлекле программалар белән таныштырды.

– Мин очрашуда сөйләгән әйберләрнең күбесен белми идем, бик күп мәгълүмат алдым. Әллә ниләр эшлиләр икән безнең районда! – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов. – Һәркем үз казанында кайный, бөтен әйберне белеп тә бетереп булмый. Ә мондый очрашуларда эшмәкәрләр бер-берсе белән таныша, аралаша.

Цифрлаштыру чорында яшәсәк тә, җанлы очрашулар кирәк. Очрашу шундый фикер калдырды. Район башлыгы белән очрашудан файдаланып, бизнес вәкилләре үзләрен борчыган сорауларны да җиткерде. Сөйләшү чәй табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев