Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим – җанлы мәдәни, милли район (фоторепортаж)

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районга шундый бәя бирде.

Дүртенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXII отчет сессиясе үтте. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Мөслим районы кураторы – ТР Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин катнашты. 

Отчет сессиясендә район башлыгы Альберт Хуҗин узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. 
- Район халкының күпчелеге (84 процент) авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Җирлегебездә дүрт эре инвестор һәм 61 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Еллык тулай продукция 4,1 млрд сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, кимрәк. Сәбәбе дә һәркемгә мәгълүм: аномаль һава торышы тәэсире. Шуңа карамастан, бөртеклеләр уртача 20 центнер уңыш бирде. 

Район башлыгы инфраструктура объектларын төзү һәм ремонтлау, сәламәтлек, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләрдәге эшчәнлеккә дә анализ ясады.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина Укытучы һәм остаз елы кысаларында башкарылган эшләр, мәгариф хезмәткәрләренең уңышлары турында сөйләде. 

– Мөслим районы җанлы мәдәни, милли тормыш белән яши. Иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы, дип бәяләнә. Район зур сәнәгать тармагы белән кайнап торучы төбәк түгел, күпчелек авыл хуҗалыгы белән мәшгуль. Район күрсәткечләрен республика өлгесенә куеп караганда кечерәк күренә икән, аңа кимсенергә кирәкми, – дип башлады сүзен ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов.

Римма Афзалова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев