«Мирас» командасына спорт костюмнары бүләк иттеләр
Төп хәбәр

«Мирас» командасына спорт костюмнары бүләк иттеләр

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты

"Август-групп" җәмгыяте Мөслимнең "Мирас" футбол командасына махсус спорт костюмнары бүләк итте. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты һәм Илфат Хафизов җитәкләгән футбол командасына уңышлар теләде. Бу көнне командага җылы теләкләрен районның футбол федерациясе рәисе Нияз Габдрахманов, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да җиткерде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев