Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Милли проектлар халыкка хезмәт итә

Июнь башында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар – 2019” акциясе башлану турында хәбәр итте. Бүген әлеге акциянең барышын VMESTE.TATAR сайтында күзәтергә мөмкин

. Сайтка кереп, һәр татарстанлыга милли проектлар кысаларында кайда нинди объект төзелүе турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шул ук вакытта һәркем фикер-тәкъдимнәрен җиткерә, әлеге биналарда эшнең тиешле срокларда төгәлләнүенә ярдәм итә ала.

ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 
– Безнең республикада социаль программаларны тормышка ашыруның мондый масштаблары беркайчан да – совет чорында да, совет чорыннан соң да булмады. Мисал өчен, 44,6 млрд сум – республикада милли проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы өчен бүленгән сумма. Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә сумма киләсе елдан артачак, – диде. 
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыру өчен 44,6 млрд сум акча бүленәчәк. Әйтик, республикада 127 сәламәтлек саклау объектын модернизацияләү һәм төзү өчен 5,7 млрд сум финанс чыгымнары билгеләнгән. Балалар бакчаларын санамыйча, 151 мәгариф объектына милли проектлар буенча 6 млрд сумга якын акча килә. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла. Әлеге проект нигезендә 114 объектны модернизацияләү һәм төзелеш өчен 8,2 млрд сум финанс чыгымнары каралган. 
2019 елда республикабызда 12 милли проект тормышка ашырылачак. Мөслимдә исә милли проект кысаларында алты юнәлештә – мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, демография, экология, имин һәм сыйфатлы юллар юнәлешендә эшләр башкарылачак. “Мәдәният” милли проекты кысаларында Тат. Бүләр авылы мәдәният йортын төзекләндерү эшләре бара. Әлеге мәдәният йорты 1975 елда сафка баскан. Шуннан бирле бинада зур ремонт эшләре башкарылмаган. 
– Мәдәният йортыбызга ремонт керүен күптән көткән идек. Бүген биредә баручы эшләрне авыл халкы бик шатланып кабул итә, – ди мәдәният йорты директоры Римма Хөснимәрданова. – Республика һәм район җитәкчелегенә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Ремонт эшләре әле төгәлләнмәсә дә, мәдәният йорты бинасы бүген үк яңарып, матурланып бара. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш” оешмасы эшчеләре һәр эшне сыйфатлы итеп башкаралар, булсынга эшлиләр. Биредә авыл җирлеге, китапханә, почта бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан авылдашларыбызга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Матур эшләребез һәм яхшы күрсәткечләребез белән районда мәдәниятне үстерүгә үзебездән зур өлеш кертербез, дип ышандырасы килә. 
Тат. Бүләр авылы мәдәният йортында ремонт эшләре июнь аенда башланды. Бүгенге көндә бинаның түбәсе һәм тәрәзәләре тулысынча алыштырылды. Бина эчендә штукатур-буяу эшләре дәвам итә, идән алыштыру төгәлләнеп килә. Шулай ук җылылык системасын, электр линияләрен алыштыру да каралган, бина эчендә санузел да эшләнәчәк. Мәдәният йорты бинасы гына түгел, аның территориясе дә яңартылачак. 
– Соңгы елларда республикабыз һәм район җитәкчелеге тарафыннан мәдәният объектларын яңарту һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Мәдәният юнәлешендә эшләп килүче милли проектлар да проблемаларны чишүгә зур мөмкинлек бирде. 2012 елдан башлап, җирлегебездә биш өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Сигез мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башкарылып, күп функцияле үзәкләр ясалды. Моннан тыш җирле бюджет хисабына дүрт авыл мәдәният учагы төзекләндерелде. Районыбыз меценаты Рәшит Хәбиров Елгабаш авылында яңа клуб төзетте. Болар барысы да халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүнең тагын да камилләшүенә, милли традицияләребезне үстерүгә һәм аларны дәвамлы итүгә ярдәм итә, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов. 
“Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясенең идеясе гади: һәр кеше, әйтик, йорт янында төзелүче объектны атна саен фотога төшерә ала. Рәсемнәрне акцияне оештыручыларның np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк. Теләгән һәркем алар белән таныша, Татарстанның һәр районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматларны белә алачак. 
Фәридә 
Гайнетдинова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев