Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәрхәмәт йөген озаттык (фоторепортаж)

Мөслимлеләр Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.

Татарстан Республикасы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәйрия һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашты. Бүгенге көндә иң масштаблы гуманитар проектларның берсе булып “Ярдәм янәшә” фонды тора. Фонд республика буенча ярдәм кабул итүнең 84 пунктын ачты. Анда битараф булмаган татарстанлылар Лисичанск халкына, шулай ук мобилизацияләнгән ватандашларга кирәкле әйберләр китерә.

Ярдәм кабул итү пунктларының берсе Мөслимдә урнашкан. Ай дәвамында гуманитар ярдәм җыелды. 24 ноябрь көнне район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда оештырылган митингта оешма-предприятие коллективлары, райондашларыбыз катнашты.

– Мөслим җирлеге ярдәмчел халкы белән мактаулы. Изге җомга көнендә райондашларыбызның игелек дәфтәренә тагын бер матур гамәл язылды: Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына гуманитар йөк машинасын озатабыз. Татарстан Лисичанск шәһәренә даими ярдәм күрсәтә. “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәтенә кушылып, райондашларыбыз булдыра алган кадәр үзләреннән өлеш кертә. Изге күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә башкара ала торган эш бу. Уртак тырышлык белән әзерләнгән һәрнәрсә үз хуҗасын табар дип ышанасы килә, – диде районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев