Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре белән танышты

Районыбызда урып-җыю эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Урып-җыю буенча алдынгылар байрагы быел да туганяклыларда.

Бүген “Туган як” агрофирмасы механизаторлары янында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм район башлыгы Альберт Хуҗин булдылар.

– Булган игеннәрегезнең бәрәкәте булсын. Югалтуларсыз, көннәр яхшы торганды исән-сау төгәлләргә насыйп булсын. Ел нинди булуга карамастан, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Уңышлы эш көннәре сезгә. – диде Марат Әхмәтов.

Бүген агрофирма кырларында ике дистәгә якын техника эшли. Көннәрнең коры торуын исәпкә алып, кырда эшләүче механизаторлар урып-җыю эшләрен югалтуларсыз җыеп алырга тырышып хезмәт куялар. Туганяклылар бүгенге көндә язгы бодай культурасын җыюга керешкәннәр. Үстерелгән икмәкнең 60% җыеп алынган. 

Кыр хезмәтчәннәре янына район мәдәният йорты үзешчәннәре дә күчтәнәч белән килделәр. Механизаторларыбыз аларның җыр-моңнарын тыңлап төшке аш ашагач, тагын басуга юл алдылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев