Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!

Беренче сыйныфка укырга керүче 20 балага тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Бүген Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында чара үтте.

Беренче сыйныфка укырга керүче 20 балага тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Мәктәп портфельләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев әзерләгән иде. Районның оешма-предприятие коллективлары, иганәчеләр, депутатлар быел да бу күркәм гадәтне хуплап, 150дән артык балага ярдәм күрсәтте. Илгиз Исламов 11 балага 110 мең сумлы адреслы һәм акчалата ярдәм күрсәтте. Шулай ук иганәче ярдәме белән 30 балага 60 мең сумлык сертификатлар тапшырылган.

Хәйрия эшендә зур активлык күрсәткән оешма-предприятие коллективлары һәм аларның җитәкчеләренә район башлыгы Альберт Хуҗин Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чараны балалар сәнгать мәктәбе укучыларының җырлары бизәде. Бәйрәм ахырында мәктәп буенча экскурсия оештырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев