Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Кояшкай" балалар бакчасында ремонт төгәлләнү стадиясендә

Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башлануы хакында хәбәр ителгән иде инде. Алты ай дәвам иткән эшләр, ахырына якынлашып килә.

Төзекләндерү эшләрен Илдар Авзалов җитәкчелегендәге район хуҗалыкара төзелеш оешмасы сыйфатлы итеп башкарган. Эш барышында бинаның тулысынча түбәсе, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системалары, тәрәзәләр алыштырылган, спортзал өчен аерым бүлмә ясалган, бинаны тышлау эшләре башкарылган.

Кухняга вентеляция урнаштырылган, шушы көннәрдә тагын яңа җиһазлар урнаштырылачак. Муниципаль бюджет хисабына йомшак инвентарь, урындык - өстәлләр, савыт - сабалар, хуҗалык инвентарьләре, кроватьләр алынган, шәфкать туташы, методик бүлмә һәм рус теле бүлмәләре җиһазландырылган.

Бүлмәләр өчен уен һәм уку почмаклары өчен җиһазлар кайтарылган. Җиһазларны Яр Чаллы шәһәренең "Регион лидер" фирмасы һәм Әлмәт шәһәреннән шәхси эшмәкәр "Загидуллин" ясаган. Әлеге җиһазларны ясау, конкурслар нәтиҗәсендә бирелгән грант акчасы хисабына башкарылган.

Спортзал бүлмәсендә җылытылган һәм йомшак идән урнаштырылачак. Әлеге йомшак идәнне "Эко ковер" фирмасы ясап китерәчәк. Бар бүлмәләрдә дә аерым туалетлар, юыну җиһазлары урнаштырылган. Бүлмәләр өчен тәрәзә пәрдәләре дә һәрберсе аерым төстә һәм бизәкләр белән куелган.

Беренче каттагы барлык бүлмәләрдә дә җылытылган идәннәр, бүген инде үзенең сабыйларын көтә.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре: "Мондагы матурлык һәм җылылыкка һәр көн саен сөенеп кайтып китәбез. Рәхмәт районыбыз җитәкчелегенә, 30 елдан артык төзекләндерү күрмәгән бакчабызга, шушындый зур бүләк ясаганнары өчен," - дип рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев