Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Кояшкай" балалар бакчасында ремонт эшләре дәвам итә

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Алар арасында Мөслим районының "Кояшкай", Иске Карамалы авылындагы "Кояшкай" балалар бакчалары да бар. Район үзәгендәге бакчада капиталь ремонт барышында түбә алыштырыла, фасад, тулысынча эчке эшләр башкарылып, су, электр челтәрләре яңартылачак. Бакча территориясе төзекләндерелеп, уен мәйданчыклары да ясалачак. Ремонт өчен республика...

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Алар арасында Мөслим районының "Кояшкай", Иске Карамалы авылындагы "Кояшкай" балалар бакчалары да бар. Район үзәгендәге бакчада капиталь ремонт барышында түбә алыштырыла, фасад, тулысынча эчке эшләр башкарылып, су, электр челтәрләре яңартылачак. Бакча территориясе төзекләндерелеп, уен мәйданчыклары да ясалачак. Ремонт өчен республика бюджетыннан 18млн сум акча каралган. Эшләрне Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы башкара. Бүгенге көндә пластик тәрәзәләр куелып бетеп килә, оешма егетләре түбә ябарга әзерләнә. Иске Карамалы авылындагы балалар бакчасында эчке эшләр, су чыгару, кертү, җылылык системалары алыштырылып килә. Эшләр төгәлләнүгә таба. Бер айдан биредә ремонт тулысынча тәмамланыр дип көтелә. Ремонт өчен 2,3 млн.сум акча бүленеп бирелде. Подрядчы оешма - районның капиталь төзелеш идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X