Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Комиссия утырышы узды

Җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комиссия утырышы узды.

Район хакимиятенең актлар залында ”Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары” турында комиссия утырышы узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов җитәкчелегендә узган җыелышта районның җаваплы служба вәкилләре һәм онлайн-режимда авыл җирлеге башлыклары катнашты. 
“Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Бүген һәркемнән уяулык һәм саклык таләп ителә. Авыл җирлекләре башлыклары ялгыз яшәүче өлкәннәрне, социаль яктан уңышсыз саналган гаиләләрнең көнкүрешен контрольгә алсын иде! Авылларда притон ясап, җыелып хәмер эчеп ятучылар турында да хәбәрләр килеп ирешә. Бу мәсьәлә дә көн кадагындагы проблема. Янгыннарның сәбәбе – кешеләрнең ваемсызлыгында. Коры килгән җәй аеруча саклык таләп итә”, – диде үз чыгышында Ирек Салихҗанов.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев