Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Комбайннар – старт сызыгында

Авыл хуҗалыгы техникасының уракка әзерлегенә бәя бирелде.

14 июль көнне районыбыз авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып- җыюга әзерлеген тикшерү-бәяләү мак­сатында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы урын­басары Ренат Ногманов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия эшләде.

Быелгы урып-җыю кампаниясендә районыбыз иген кырларында барлыгы 102 ашлык җыю комбайны катнашачак. Шуларның 75е – югары җитештерүчән, зур егәрлекле комбайннар. Барлык техниканың 56 процентын (57 берәмлек) чит илләрдә җитештерелгән комбайн­нар тәшкил итә. Табыннарыбызның мул­лыгы техниканың, ашлыкны киптерү, саклау, җир эшкәртү агрегатларының, аларда эшләүче механизаторның әзерлек дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйләнгән.

Комиссия әгъзалары сигез хуҗалыкта (“Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов”, “Шәмсиев”, “Нуретдинов” кре­стьян-фермер хуҗалыклары) булып, урып-җыюга әзерлекне тикшерде. Ко­миссия комбайннарның, ашлык та­шучы автотранспортның герметиза­ция дәрәҗәсен, суктыру һәм тагылма җайланмаларының төзеклеген карады. Комбайнчылар, техникаларын кабызып, барлык узелларны эшләтеп күрсәтте. Тех­нологик таләпләрнең үтәлеше дә каралды: эчке сугу, җилгәрү өлешләре, иләк, салам сиптерү өчен пычакларның үткенлеге дә тикшерелде.

Эш башлангач, ремонт звеноларының әзерлеге, эретеп-ябыштыру агрегатлары белән тәэмин ителеш тә мөһим роль уйный. Алар белән дә кызыксынды белгечләр. Электр, сигнал бирү, янгын сүндерү ча­ралары, аптечкалар, комбайнчыларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе дә игътибардан читтә калмады. Хуҗалыкларда йөргәндә ындыр табакла­рында басудан кайткан ашлыкны беренчел эшкәртү агрегатларының төзеклеге, икмәк саклау складларының әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Белгечләр һәр хуҗалыкта ме­ханизаторлар белән әңгәмә корды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тарма­гын үстерү бүлеге башлыгы урынбаса­ры Ренат Ногманов алда торган бурыч­лар, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырды, урып-җыюда эшләячәк механизаторларның хезмәтенә түләү бу­енча тәкъдимнәрне аңлатты. Дәүләт тех­ник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Рәшит Кирамов хезмәтне саклау мәсьәләләренә басым ясап:

– Урып-җыюга беренче ел гына керми­сез, тәҗрибәгез бар. Хезмәтне саклауда­гы һәр кагыйдә тормыштан алынып, “кан белән язылган”. Шуңа күрә кагыйдәләрне үтәп эшләү мәҗбүри, – диде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин басуларда электр линияләренең күп булуын, юга­ры вольтлы электр линияләре тирәсендә эшләгәндә сак булырга кирәклеген искәртте. Комбайннарның төзеклеген ка­рау, тикшерү эшләре басудан читтә башка­рылырга, янгын очракларын кисәтү өчен, урып-җыю башланган һәр басуда сабанлы яки җир эшкәртүче башка агрегаты бул­ган трактор эшләргә тиеш булуы әйтелде.

Туган як” агрофирмасы урып-җыюга унбиш комбайн әзерләгән.

– Техника бүгенге көнгә 95 процент әзер, дияргә була. Механизаторлар, шоферлар, эшкәртү тармагы хезмәткәрләре җитәрлек. Тәҗрибәле комбайнчылар кул астында яшьләр дә эшкә өйрәнә, – диде агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Ис ламов” кре с т ьян-фермер хуҗалыгында урып-җыюда быел ундүрт комбайн катнашачак. Тикшерүчеләрне, солдатларча сафка тезелеп, хезмәткә ту­лысынча коралланып каршы алды меха­низаторлар. Хуҗалык урып-җыюга югары әзерлек белән килүен күрсәтте.

– Комбайннарыбыз 100 процент әзер. Барысы да ремонтланган, солярка һәм за­пас частьларны алып кайтып бетердек. Саламны өстәмә эшкәртер өчен быел авыр лущильниклар – туфракның өске катла­мын ваклаучы тагылма кораллар чыга­рырга җыенабыз, – диде “Агромастер” ком­паниясе генераль директоры урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

Намус” агрофирмасы иген басула­рына сигез комбайн чыгачак. Барысы да әзерләнеп беткән, техник карау үткән. Аг­рофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов урып-җыюга ныклы әзерлек белән килүләрен әйтте.

– Барлык агросаклау чаралары да вакы­тында башкарылды. Игеннәрнең өлгерүенә карап, июль ахырында урып-җыюны баш­ларга планлаштырабыз. Безнең бурыч – икмәкне минималь срокларда югалтулар­сыз җыеп алу. Урып-җыюны кыр-элеватор системасы нигезендә алып барабыз. Икмәк турыдан-туры Актаныштагы икмәк кабул итү предприятиесенә китә, – диде ул.

Комиссия әгъзалары Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларының, “Ис­ламов” хуҗалыгының уракка югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен билгеләп үтте. Калган хуҗалыкларның да комбайннары – әзерлек сызыгында. Аларга күрсәтелгән җитешсезлекләрне атна-ун көн дәвамында төзәтеп бетерү бурычы куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама