Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Кояшлы Ык» паркында гаилә бәйрәме

Корбан бәйрәме уңаеннан «Кояшлы Ык» паркында гаилә бәйрәме оештырылды.

“Кояшлы Ык” ял паркында оештырылган гаилә бәйрәмен Ринас хәзрәт Нәбиев вәгазь белән башлады. Мәйданны яңгыратып Коръән сүрәләре яңгырады. Район Башкарма комитеты җитәкчксенең социаль-мәдәни мәсьәлләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Сәхнәгә Коръәннән аять-сүрәләр укырга балалар чыкты. Моңлы тавышлы нәниләрнең Коръән укулары беркемне дә битараф калдырмагандыр. Викториналарда, төрле бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр дә шактый булып чыкты. Милли уеннар – күзне бәйләп уенчык кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, эстафеталар, спорт уеннары да бик кызыклы узды. Уеннарда катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. 
Бәйрәм ахырында һәркем район мөхтәсибәте көче белән әзерләнгән табын артында сыйланды. Корбан итеннән пешерелгән пылау, кайнар чәй, тәм-томнардан һәркем авыз итә алды.
Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев