Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Китапханәнең данлы тарихы бар

Район үзәк китапханәсе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте.

“Китапханә: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исеме астында узган чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Китапханәдә оештырылган бәйрәмгә шушы системада эшләп, лаеклы ялга чыккан китапханәчеләр, яратып китап укучы өлкәннәр чакырылган иде.
– Китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре май аена туры килсә дә, 1977нче елның 1 октябреннән район китапханәләре үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләштерелгәч, нәкъ менә октябрь ае алар өчен истәлекле датага әверелгән. Районыбыз китапханәләре тарихыннан күренгәнчә, узган гасырның 20нче елларында халыкның китапка игътибары арта. Халык укый-язарга өйрәнеп кенә килә, ярдәмгә бик мохтаҗ була. Шундый катлаулы елларда авылларда, өйдән-өйгә йөреп, китап җыйганнар, зур сумка асып, авылдан-авылга “китапханә” йөртүчеләр булган. Шул җыелган китаплардан төрле өйләрдә “уку йортлары”, “кызыл почмаклар” оештырганнар. Уку йортларында китап бик аз булган, ләкин һәр укый-яза белүче кешене китапханәгә тарту өчен зур эш алып барылган. Китапны кычкырып укулар, аның турында фикер алышулар, әңгәмәләр үткәрелгән, – диде үз чыгышында район башлыгы. 
Тарихка күз салсаң, 1930-1940нчы елларда “уку йортлары” арта. Авылларда клублар салына башлагач, “уку йортлары” шул биналарга күчә. Ул елларда әле электр лампочкалары да булмаган, керосин лампалары кулланганнар, ә керосин алтын дәрәҗәсендә булган. Ул вакытта кичләрен сукыр лампа яктысында китап укулар әби-бабайларыбыз күңелендә кадерле истәлек булып саклана.
Мөслим авылында беренче китапханә Кооператив урамында иске мәчет бинасының беренче катында (хәзерге “Нурлы” кибете яны) урнашкан була. Китапханәче булып Рәшидә Галимова эшли башлый, ә 1941 елда аның урынына Разыя Шафыйкова килә. Китапханәдә китаплар өчен кулдан ясалган биш-алты шкаф торган. Разыя апа китапханәче вазыйфасын башкарган, шул ук вакытта җыештыручы да булып эшләгән, утынын үзе кисеп, мичен яккан, бинаны җылыткан.
1943-1944нче еллар тирәсендә китапханә хәзерге Банк урамындагы эшче-крестьян мәктәбе бинасы янында урнашкан мәчет бинасына күчә (хәзерге Банк урамы, 23 йорт). Разыя апа балалар бакчасына эшкә күчә. Аның урынында 1945 елдан Мөхәмәтҗанова Хафаса Хөснулла кызы эшли башлый.
– Китап – кешелек тарихының барлыкка килүеннән башлап гасырлар буе тупланган хәтере, халыкның мәдәни үсеш күрсәткече, рухи дөньясының көзгесе. Китапханәчеләр исә киңкырлы иҗат эшчәнлеге аша халыкыбызның  тарихи истәлекләрен җыеп, саклап, буыннан-буынга җиткерүчеләр. Китапханәләрнең тарихы, үсеш дәрәҗәсе дә илдә барган вакыйгалар, үзгәрешләр белән тыгыз үрелеп бара, – диде район үзәк китапханәсе җитәкчесе Айсылу Мадьярова.
Мөслим районы мәдәни агарту эшләре бүлеге мөдире Сафиуллин язган отчет битләренә күз салсак, 1950 елда район китапханәсе, балалар китапханәсе, Күбәк, Түбән Табын, Октябрь, Симәк авылы китапханәләре, Олы Чакмак, Иске Смыловка, Яңа Сәет, Мәлләтамак, Сөякәй, Егоровка, Елгабаш, Крәш. Шуран, Покровка, Нарат Асты, Ольгино, Тугаш, Югары Табын, Каенсаз, Баланны, Приют Шуран, Михайловка, Үрнәк авылларында уку йортлары эшли. 
1950 нче елда китапханәләр һәм уку йортлары өчен 8520 данәдән артык китап кайтартылган. Бер совхозда, өч колхозда клуб, бер кызыл почмак, ике уку йорты сафка бастырылган. Әлеге китапханәләрдә сәяси укулар алып барыла, авыл хуҗалыгы түгәрәкләре, драмтүгәрәкләр эшли. Бу түгәрәкләрне укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре, медицина хезмәткәрләре җитәкли. Һәрбер уку йортында, авыл клубында белешмә өстәлләре, сорау-җавап кичәләре оештырыла. Язучыларның иҗатына багышланган укучылар конференцияләре үткәрелә. Г. Бәшировның “Намус” романы, А.Фадеевның “Яшь гвардия” романы, П.Сафоновның “Чәчәккә күмелгән дөнья” әсәре буенча чаралар уздырылган.
Район китапханәләренең эшен яхшырту, халыкны китап укуга җәлеп итү максатыннан китапханәләр, уку йортлары арасында социалистик ярышлар үткәрелә. Ярышларның нәтиҗәләре буенча актлар төзелә. Аларда китапханәләрнең кышка әзерлеге, китапханәгә укучылар тарту, китап пропагандалау, ясалган стендларның, укылган лекцияләрнең, үткәрелгән китап укучылар конференцияләренең һәм башка чараларның саннары яктыртыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.
– 1960-1980нче елларда район китапханәләрендә авыл хуҗалыгында алдынгы тәҗрибәне яктырткан китапларга ихтыяҗ арта. Китапханәчеләр көннең ике сәгатен терлекчеләр, игенчеләр янында, кыр станнарында үткәрә. Авыл хуҗалыгы белгечләре белән тыгыз элемтәдә торып игенчелек, терлекчелек буенча китапларны пропагандалауга зур игътибар бирәләр: мәгълүмати кичәләр, очрашулар, яңа кайткан китапларга багышланган конференцияләр, күзәтүләр, әңгәмәләрдә укучылар актив катнаша. Чараларда колхозчыларның киңкырлы хезмәте яктыртыла. Китапханәчеләрнең семинарларында авыл хуҗалыгы китапларын пропагандалау буенча нәтиҗә ясала. Шул ук вакытта китапханәчеләр үзләре дә авыл хуҗалыгы эшләрендә актив катнаша: чөгендер эшкәртү, көз көне аны алу, ындыр табагында икмәк чистарту, мал абзарларыннан тирес чыгару, кычыткан, яфрак киптерү кебек эшләр башкаралар, – дип хәтерен яңартты Моряк Йосыпов.

1970-1980нче елларда китапханәләрнең матди базасы ныгытыла. Район һәм авыл китапханәләренә шкафлар, стеллажлар, өстәл, урындыклар кайтартыла, халатлар тектерелә һәм китапханәләргә таратыла. 
Үзәкләштерүгә кадәр китапханә фондлары бибколлектордан (почта аша) кайткан китаплар белән тулыландырылган. Авыл советының матди ярдәме белән китап кибетләреннән китаплар сайлап алу мөмкинлеге дә булган. Китапларны эшкәртү, карточка язып суммар, инвентарь кенәгәләренә исәпкә алуны авыл китапханәчесе үзе башкарган. Китапханәләрнең фондлары авыл советы балансында торган.
1977нче елның  1 октябреннән район китапханәләре үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләштерелә. Үзәк китапханә, балалар бүлеге булдырыла. 27 авыл китапханәсе үзәк китапханәнең филиалларнына әверелә.
1970-1980нче елларда китап укуга игътибар аеруча зур булган. Совет кешесе китаптан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган. Һәрбер йортның, гәрчә кечкенә булса да, шәхси китапханәсе булган. Китап кибетләреннән күпләп китап сатып алганнар, булмаганнарын почта аша кайтартканнар (бигрәк тә төрле серия китапларын).
2000нче елларда китапханәләрне заманча техника белән тәэмин итү буенча эш башлана. 2014нче елларда күп тармаклы үзәкләр төзелә башлый. Шул үзәкләрдә авыл китапханәләре дә урын ала. 2014 елда Рус.Шуган, Елгабаш, 2015 елда Мари Бүләр авыл китапханәләре яңа төзелгән күп тармаклы үзәкләргә урнаша.
2018-2019нчы елларда республика һәм район бюджеты хисабына район мәдәният учакларында матди-техник база ныгытыла.
– Мөслим авылында Октябрь революциясенә кадәр укый-яза белүчеләр бик сирәк булган. Барлыгы 3 кенә мәдрәсә эшләгән, анда да дини сабаклар гына укыганнар. Китапханәләр бөтенләй булмаган. 1930нчы елның 10 августында Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә ТАССР составында 46 район оештырыла. Шуларның берсе – туган төбәгебез Мөслим районы. Район төзелгәннән соң, 1930 елда 1 клуб һәм 1 китапханә ачыла. Беренче китапханә Кооператив урамында иске мәчет бинасының беренче катында урнашкан була, – ди халык язучысы Фоат Садриев.
Бакча урамында урнашкан китапханәне Гөлзада Хәйруллина якты хатирәләр белән искә ала: “Минем балачак, яшьлек елларым Бакча урамында үтте. Шул урамда урнашкан район китапханәсен бик яхшы хәтерлим. Ул алты почмаклы агач бинага урнашкан иде. Хуҗасы – ачык йөзле, үз эшенә чын мәгънәсендә бирелгән Хафаса апа. Китапханә үзенең җылысы белән күпләрне тартып тора иде. Андагы тәртип, чисталык, тәрәзә төпләре тулы гөлләр. Атна саен барсаң да, күзләрне кызыктырырлык итеп эшләнгән китап күргәзмәләре хәзер дә күз алдымнан китми. Шул ук вакытта таләпчәнлек, алган журналыңны, китабыңны сак кына тотасың, кайда анда берәр битен ертып алу яки астына сызу. Китапханәгә кире илткән китапны Хафаса апа җентекләп тикшереп ала”.
Район үзәк китапханәсендә узган чара һәркемдә җылы истәлекләр генә калдырды. Бәйрәм котлауларсыз булмый. Юбилей чарасында үзәк китапханә җитәкчесе Айсылу Мадьяровага район башлыгының Мактау грамотасы, бертөркем китапханә хезмәткәрләренә, лаеклы ялдагы китапханәчеләргә район башлыгының һәм район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң күп китап укучы буларак Әнисә Нурлыгаянова һәм Карина Нугаева танылды.
“Районыбыз китапханәләрен барлау юлында” исемле китапны тәкъдир итү дә булды. Әлеге китапта район һәм авыл китапханәләре тарихы тупланган.

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев