Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кичә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында олуг язучыбыз Ф.Садриевның 75 яшьлек юбилеена башышланган чара үтте

Фоат Миннәхмәтовичны район Советы, башкарма комитет, район ветераннар советы исеменнән җитәкчеләр тәбрикләде. Юбилярны котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәреннән вәкилләр килгән иде. Казан кунагы Вахит Имамов сүз алып татар әдәбиятында Казаннан читтә яшәп, халык язучысы исеме алучыларның бик сирәк булуын ассызыклады. Әлмәт татар дәүләт театры артистлары язучының "Таң җиле"...

Фоат Миннәхмәтовичны район Советы, башкарма комитет, район ветераннар советы исеменнән җитәкчеләр тәбрикләде. Юбилярны котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәреннән вәкилләр килгән иде. Казан кунагы Вахит Имамов сүз алып татар әдәбиятында Казаннан читтә яшәп, халык язучысы исеме алучыларның бик сирәк булуын ассызыклады. Әлмәт татар дәүләт театры артистлары язучының "Таң җиле" әсәреннән өзек күрсәттеләр. Ихлас теләкләрен җиткерергә сәхнәгә җирлектә яшәп иҗат итүче язучылар, җитәкчеләр, Олы Чакмак авыл җирлеге вәкилләре күтәрелде. Юбилей уңаеннан язучының "Дәверләр аһәңе" китабы да тәкъдир ителде. Авылдашын, туганын котларга кайткан җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовларның чыгышлары язучы өчен сюрприз булды. Очрашу үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Кичәгә килгән райондашларыбыз озак елларга җитәрлек истәлек һәм рухи азык алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X