Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Казанда «Ел җитәкчесе» республика конкурсына йомгак ясалды

Республика конкурсына Татарстан Республикасының 152 предприятиесе һәм оешмасы тәкъдим ителгән.

Һәр ел ахырында «Ел җитәкчесе» республика конкурсына йомгак ясау Татарстанда күркәм традициягә әверелде. Кичә республикада республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләрен хөрмәтләнде.

Конкурста катнашу өчен республиканың 152 предприятиесе һәм оешмасы тәкъдим ителгән. Номинантлар булып 115 җитәкче билгеләнгән, алар ярдәмендә предприятиеләрдә 2023 елда югары күрсәткечләргә ирешелгән. Иң яхшылары дип машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсе, нефть химиясе, кече бизнес тармаклары вәкилләре танылган.

Җирлегебезнең "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов конкурста "Ел җитәкчесе" исеменә лаек булды!

Фото - администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев