“Җиз кыңгырау моңнары” дип аталган җигүле атлар парады оештырылды
Бәйрәмне Алабуга шәһәреннән килгән тамада Рүзәл Борчак алып барды
Мөслимдә зур чара узды. Милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирә торган – “Җиз кыңгырау моңнары” дип аталган җигүле атлар парады икенче мәртәбә зурлап оештырылды. “Яшьлек” спорткомплексында бәйрәм ярминкә белән башланды. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенә сайлап алу мөмкинлеге шактый зурдан иде. алдагы ярминкәләрдән аермалы буларак, сатуда үрдәк-каз түшкәләренең саны-исәбе булмады. Казылык, акмай сатучыларның да эшләре гөрләп торды. Умартачы Мирһаҗиян Шәйхетдинов ярминкәгә килүчеләргә натураль продукт тәкъдим итте. Бу ярминкәдә райондашыбызга көндәшләр булмады.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев