Иҗтимагый совет тәкъдимнәр кертте
Район иҗтимагый советы каршында төзелгән эшче комиссия узган ел ахырында район үзәгендәге мәгариф, мәдәният учреждениеләрендәге, спорт оешмаларындагы түгәрәкләр эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү буенча рейд-тикшерүләр үткәргән иде.
Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча җентекле сөйләшү булды. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов учреждениеләр каршындагы түгәрәкләр эшчәнлегенә анализ ясады, уңай якларны һәм җитешсезлекләрне бәян итте. Кимчелекләрне бетерү, эшне тагын да нәтиҗәле итү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде. Соңыннан балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләренең фикерләре тыңланды. Рейд-тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләрне бетерү максатында, иҗтимагый совет биргән тәкъдимнәр нигезендә эшләү киңәш ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев