Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иске Вәрәшнең аяклы энциклопедиясе

“Балачак” сүзен ишеткәч, күпләр авылда әби-бабайлары янында үткәргән вакытларын искә төшерәдер. Иске Вәрәш авылында гомер итүче Рәйсә Хәсәншина йортына аяк басу белән үзеңне ерак үткәннәргә сәяхәт иткән кебек хис итәсең.

Татар әбекәйләренә генә хас чиста-пөхтә йорт. Тәрәзәләрдәге пәрдәләр ачып куелган, һәр тәрәзә төбендә тамчыгөл утыра. Ап-ак итеп акшарлаган мич эчендә чаж-чож итеп утын пүләннәре яна. Түрдә Рәйсә апа коймак камыры әзерли.
Иске Вәрәш авылында гомер итүче Рәйсә апага әби дип әйтергә тел әйләнми. Җыйнак кына гәүдәле, тере, йөгереп кенә йөрүче, якты йөзле, шаяртырга яраткан райондашыбызга 92 яшьне кем бирә?! Сәламәт һәм озын гомерле булуның сере – туктаусыз хезмәттә, дигән фикердә Рәйсә апа.

– Беркайчан да ару-талуны белмәдем, гомерем хезмәттә үтте. Балачакның матур мизгелләре әллә ни истә калмаган. Безнең балачакны сугыш урлады. Әткәй сугышка киткәндә әнкәй көмәнле булып калган иде. Ул вакытларда бит декрет-фәлән дигән нәрсә юк. Яңа туган нарасыең бар дип тормыйлар, эшкә чакыралар. Әнкәй дә бер айлык сеңлемне калдырып, колхоз эшенә чыгып китте, – ди Рәйсә Хәсәншина.
Рәйсә апа – сугыш чоры баласы. Сугыш башлангач 9 яшендә әтисез калган кызга әнисе, ышанып, бер айлык сеңлесен калдыра торган була. Ул вакытларда башка чара юк. Әнисе сыер җигеп көлтә ташый. Ул арада Рәйсә йорттагы мәшәкатьләр белән мәшгуль була. Мич казанына көчкә үрелеп дигәндәй су тутыра, аннары мичне ягып җибәрә. Әнисе кайтуына казанда су җылына тора. Кечкенәдән дөнья көтәргә өйрәнә кыз. Бүген дә язмыш сынауларына бирешмичә гомер кичерүче Рәйсә апа тормышның бары тик матур
якларын гына күреп яши.

– Рәйсә апа безнең җирлекнең аяклы энциклопедиясе. Беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми, кеше гозеренә “юк” дип әйтә белми. Күндәм характерлы, шул ук вакытта җор телле апа ул. Киңәшкә дә аңа керәбез. Үгетнәсыйхәтне дә үтемле итеп бирә белә, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.
Моннан 70 ел элек Тойгелде авылыннан Иске Вәрәшкә килен булып төшә Рәйсә апа. Тормыш иптәше, данлыклы тракторчы Таһир белән колхозда эшләп йөргән вакытта таныша. Рәйсә апаны авыл халкы уңган аш-су остасы буларак белә. Туйларга, мәҗлесләргә Рәйсә апаның мичендә пешкән бәлешләргә бүген дә ихтыяҗ зурдан.

– Өйләребездә күптән зәңгәр ягулык булса да, мичне сүтү турында беркайчан да уйламадым. Бер ягылган мичнең җылысы өч көнгә кадәр бара. Идәннәргә кадәр май кебек була. Бу мич – безнең гаиләнең, Таһирым белән үткәргән бәхетле елларның кадерле ядкәре! – ди Рәйсә апа.
Иске Вәрәш мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Ганиева Рәйсә апаның кул эшләренә оста булуын да билгеләп үтте. Рәйсә апа чиккән урын-җир өслекләре, мендәр тышлыклары, бәйләмнәре һәрвакыт мәдәният йортында оештырылган күргәзмәләрдә мактаулы урында.
Рәйсә апа коймакны да махсус рецепт буенча пешерә. Коймак камырына саласы катыкны ул башта газ өстендә җылытып ала. Мичтә пешкән коймак аеруча тәмле. Табагачы да йөзьяшәр икән Рәйсә апаның!

– Татар хатын-кызы гомергомергә яратып камыр ризыклары пешерде. Элек юклык заманнарда да җаен табып коймагын, кабартмасын пешерә идек. Тормыш үзе ипекәйнең валчыгын да әрәм итмәскә өйрәтте. Бүген мул дөньяда яшәп, кайвакыт ипи кадерен онытып җибәрәбез. Ипекәй һәрвакыт табын күрке булды. Безнең йортта һәрвакыт табынга иң беренче булып икмәк куелды.
Үсеп килүче буын да ипекәйне кадерләргә өйрәнсен, – ди Рәйсә апа.
Рәйсә Хәсәншина янкорма өстәп салынган алты почмаклы агач йортта үзе генә яши. Һәр нәрсәгә җитешә – ашарына да пешерә, ишегалдында вак-төяк эшләрне дә башкара, яшелчә бакчасында да казынырга вакыт таба. Бер гасырга якын гомерне Ходай тиккә генә бирмәгән үзенә! Һәр минутның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши райондашыбыз.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев