Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Йөрәк җылым кушам җепләргә...

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы игълан иткән “Кайсыгызның кулы җылы?” акциясенә мөслимлеләр дә кушылды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен йон оекбашлар, бияләйләр бәйләүче хатын-кызлар махсус чатларда берләшә башлады. Гүзәл затлар күңел җылысын кушып бәйләгән җылы киемнәрне җыеп, посылкалар сала. Бу эшкә районыбызның “ак калфак”лы кызлары да кушылды. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе Шуганка авылында йон оекбашлар бәйләү буенча мастер-класс уздырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәркем җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли ала. Дөрес, кабаларны күптән чормага менгездек, йон язып, җеп җегерләүче апалар да бармак белән генә санарлык. Хәзер кибетләрдә җепләрнең ниндие генә юк бит! Шулай да күз нурларын түгеп, күңел җылысын салып, чын йөрәктән изге теләкләр әйтеп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларны һәммәбез яратып кия. Йон сайлаудан башлап оекбаш бәйләүгә кадәр булган эшләрне Шуганка мәдәният йортында үткән чарада искә төшердек.

Һәр эшнең җае бар. Каба булмаганда, әбиләребез йонны карават башына да, тырма сабына да беркеткәннәр. Йон язу – эшнең иң җаваплы этабы. Бу эшне күбрәк балаларга куша торганнар иде. Җаваплылык тәрбияләүнең бер өлеше булган икән ул. Йон юып та, шул килеш тә языла. Юганда йон бераз киезләнә, аны язу авыррак, әмма бәйләргә уңайлы. Йон теттерергә әниләренең Бакалыга, Сарманга, Азнакайга йөрүләрен дә искә төшерде чарага килүчеләр.

– Оек-бияләйләр бәйләү өчен сарыкның язгы йоны алына. Ул озынрак та, калынрак та. Бәрән йоны юкарак, әмма нәфисрәк, тизрәк тузучан. Көзге йон итек басу өчен яхшы, – ди үзен белә-белгәннән бирле бәйләм бәйләүче Сәрия Шакирова. – Кабаны алып куйганыма бер генә ел әле. Без балалар үстергәндә кием-салым булмады. Чалбарларга кадәр бәйләп кигердек. Орчыкны ярминкәләрдән ала идек. Җеп ясау өчен безнең якларда үскән гади сарык йоны әйбәт. Аның да йомшаграгын, яхшырагын табарга тырышасың.

Орчыкка азрак бөтерелгән җеп йомшаграк, ә нык бөтерелгәне катырак, әмма чыдамрак була икән. Сәрия апаның романовский токымлы сарык йонын да җегерләп караганы булган. Анысы йомшаграк, кабарыбрак тора, ди. Сәрия апаның орчыкны тышкы якка әйләндереп йон “суырган” бармакларына күз иярми. Шулай эрләнгән җеп чуалмый икән.

Ике орчыкка җегерләгән җепне берләштереп кату, аны урындык аякларына чорнап, юып киптергәннән соң, кулга кигезеп, парлашып йомгак ураулар – барысы да кич утырганда, бөтен гаилә белән бергәләп башкарылган. Җеп җегерләгәндә ике кул ике төрле эшли, моның баш мие эшчәнлеге өчен файдалы булуы фәндә дә исбатланган.

Иң күңеллесе – әзер җептән оекбаш бәйләү, әлбәттә. “Бер пар оекбашны бәйләргә өч көн кирәк”, – диләр уңган хуҗабикәләр. Күршеләргә кич утырырга йөрүләр бар иде бит элек. Һәр хатын-кызның кулында бәйләм эше булыр иде. Дөнья хәлләрен сөйләшкәндә кул да тик тормый. Шуганка авылында туып үскән, бүгенге көндә Мөслимдә яшәүче Лилия Гәрәева оекбаш бәйләү үзенчәлекләренә тукталды.

– Иремә, ике улыма оекбашның керешен озын итеп бәйлим, очын дүрт яклап бетергәндә бармакларны авырттырмый, – дип, серләре белән уртаклашты ул.

Үкчәне “баганалап” бәйләгәндә ул калынрак та, чыдамрак та була икән. Андый ысул белән дә бәйләп карады осталык дәресендә катнашучылар.

Кич утырырга җыелгач, дөнья хәлләрен сөйләшми буламыни?! Дөньядагы вәзгыять, шуңа бәйле җирлегебездәге хәлләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова таныштырды. Мөслим мөхтәсибәтенең  хатын -кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эльмира Хафаева “Күңелләргә – тынычлык” исемле вәгазь сөйләде.

Җылы очрашу шигъри юллар белән бизәлде. Баланлы авылы кызы Тәслимә Корбанованың шигъри юллары бердәмлеккә чакыру девизы булып яңгырый:

Күпме хисләр, кичерешләр

Үткәрде бүген йөрәк.

Бердәмлек таулар күчерә,

Бергә булырга кирәк.

Сөлге чигү бәйгесендә җиңү яулаган Роза Маракина, Надежда Үтәбаева бүләкләр алды. Берничә райондашыбызга “Ак калфак”ның Рәхмәт хатлары, Азнакайдан, Буралы авылыннан килгән кунакларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң яшь һәм өлкән катнашучылар да бүләкле булды. Чара мул чәй табыны артында дәвам итте. Илүсә Исламова үзе дә, бүгенге вәзгытькә битараф булмыйча, чарага килгәннәре, күз нурларын, күңел җылысын салып оекбашлар бәйләгәннәре өчен ак калфаклы хатын-кызларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Мөслим, Баланлы, Ташлыяр, Олы Чакмак һ.б. авыллардан җыелган калфаклы ханымнар үз җирлекләрендә дә шундый чаралар үткәрергә, кызларга үрнәк күрсәтергә вәгъдә итеп таралыштылар.

Оекбаш бәйләүдә теләге булган һәркем катнаша, үз өлешен кертә ала. Бәйләнгән оекбашларны “Мизгел” яшьләр үзәгенә китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев