Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр бүләкләнде
Махсус комиссия тарафыннан Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр билгеләнде.
Кичә администраиядә узган киңәйтелгән утырышта Бөек Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр бүләкләнде. Махсус комиссия түбәндәге нәтиҗәләрне ясады.
Демонстрациягә бердәм коллективларын туплап, флаглар, транспорантлар кебек махсус атрибутика кулланган коллективлар арасында
1 урынны – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе;
2 урынны – финанс-бюджет палатасы;
3 урынны "Август-Мөслим" хуҗалыгы һәм Мөслим гимназиясе яулады.
"Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе, мәгариф идарәсе, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус бүләккә ия булдылар.
Яшь армиячеләр парадында чыгыш ясаучылар арасында
1 урынны – Күбәк урта мәктәбе;
2 урынны – Мөслим лицее ;
3 урынны Тат. Бүләр һәм Михайловка урта мәктәпләре яулады.
"Миләшкәй", "Ләйсән", "Күбәләк", "Карлыгач", "Кояшкай" балалар бакчалары махсус бүләккә ия булдылар.
Җиңүчеләр 7, 5 ,3, 2 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.
Фото – администрациянең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев