Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җиңнәр сызганулы

Язгы кояш нурлары, җылы җилләр һәм әледән-әле сибәләп киткән яңгырлар басулардагы кар юрганын юкарта бара. Игенченең җиңнәре күптән сызганулы. Уҗым тукландыру, дым каплау һәм чәчү эшләре башланырга да санаулы көннәр калып килә.

“Туган як” агрофирмасында быел 10 мең 500 гектарда язгы чәчү үткәрү планлаштырыла. Шуның 840 гектары сидераль пар җирләренә билгеләнгән. Әлеге мәйданнарда гәрчич чәчәргә ниятлиләр. Фитосанитар ролен үтәүче әлеге культура менә дигән минераль ашлама булу белән бергә, гумусны да яхшырта икән. Көздән 3500 гектарда уҗым культуралары чәчкән булганнар. Өстенлек көзге бодайга бирелгән.
– Арышның да, бодайның да үзебездә сыналган элиталы һәм беренче репродукцияле сортларын гына чәчәбез. Яз башында алган монолитлар уҗымнарның яхшы кышлавын күрсәтте. Игеннәр исән-сау, үсемлекләрдәге шикәр күләме 25-28 процент тәшкил итә, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.
Агрофирма, гомумән, елның-елында чәчүлек орлык фондын яңартып тора. Язгы бодайның ипи пешерү үзлегенә ия булган югары җилемсәле “Хаят”, “Әрхәт”, “Казанская юбилейная” сортларын игәләр. Язгы чәчү өчен тулысынча элиталы һәм югары репродукцияле орлыклар сатып алу бәрабәренә агрофирмага хөкүмәт субсидиясе дә бирелгән. Субсидия акчасының язгы кыр эшләренә булган чыгымнарны каплау, ашлама сатып алу өчен бик тә файдасы тигән.
– Барлыгы 2200 тонна кыр сые сатып алдык. Бүгенге көндә тәэсир итү көчендә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 70 килограмм ашлама туры килә. Игеннәрнең бу кадәр күләмдә ашлама күргәне булмады. Узган ел ул һәр гектарга 48 килограмм исәбеннән кертелгән иде. Димәк, мул уңышка йөз тотарга була, – агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов.
Башкалардан аермалы буларак, “Туган як”та биологик ашламаларга да өстенлек бирелә. Алар “Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү институты һәм башка берләшмәләр белән уңышлы хезмәттәшлек урнаштырган. Биологик препаратларны 5 мең гектар мәйданда кулланалар. Әлеге төр ашлама чәчүлек орлыкны инкрустацияләгәндә һәм игеннәрнең үсеш фазаларында кулланыла. Моннан тыш барлык мәйданнарда да үсеш стимуляторлары белән эшлиләр.
– Басуларны чүп үләннәренә каршы эшкәрткәндә стимуляторлар куллану үзен-үзе аклый, игеннәр бик тиз күтәрелә. Стимуляторлар башак формалашып беткәнче игеннәрне саклый. Биологик препаратлар һәм үсеш стимуляторлары белән эшләү, елына карап, гектар биремен 3-7 центнерга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, – ди Иршат Әхмәтов.
Унбиш елдан артык ныклы инвестор канаты астында эшләүче агрофирма, гомумән, авыл хуҗалыгы кампанияләренә елның-елында беренчеләрдән керешә. Быел да һаваның уртача температурасы +5 градуска җитүгә орлык агулауга керешәчәкләр. Басуларның ачылуына карап, киләсе атнадан уҗым тукландыруга чыгарга ниятлиләр. “УАЗ-патриот” базасындагы ике “Амазоне” сиптергече әзерләп куелган инде.
Шунысын әйтергә кирәк: агрофирма җитәкчелеге кыр эшләрендә катнашачак агрегатларны механизаторлар белән комплектовать итүгә аерым игътибар бирә. Язгы чәчүдә эшне ике сменада башкаруны күздә тотып туплана механизаторлар. Инвестор – “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте кредитлар алуда, ашлама, чәчүлек орлык һәм башка кирәк-яракларны ташуда булышлык итү белән бергә эшче кадрлар белән дә ярдәм итә. “Чаллы икмәге”ендә хезмәт куючы егетләр язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә алыштыргысыз механизаторларга әйләнәләр.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев