Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Төп хәбәр

Иминлекне кайгыртып

Ел башыннан җирлегебездә дүрт янгын булды. 2024 елда район территориясендә 30 янгын теркәлеп, милеккә 490160 сумлык матди зыян килгән.

Район хакимиятенең актлар залында Мөслим рай-оны объектларын һәм торак пунктларын янгыннан саклауны көчәйтү һәм 2025 елгы язгы ташуга әзерлек буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Җыелышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды.

Ел башыннан җирлегебездә дүрт янгын булды. 2024 елда район территориясендә 30 янгын теркәлеп, милеккә 490160 сумлык матди зыян килгән.

– 2024 елда янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазларын һәм көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Мөслим, Метрәй, Тойгелде авыл җирлекләрендә янгыннар саны артты. Иминлекне тәэмин итү максатыннан “Торак-2025” операциясе старт алды. Профилактик чара барышында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә, имин булмаган, социаль яктан тотрыксыз гаиләләргә рейдлар даими үткәрелеп торачак, – диде үз чыгышында Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

– Янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар янгынны булдырмый калуда зур роль уйный. 2016 елдан алып республика буенча 262 мең данә автоном янгын хәбәрчеләре куелган. Аларны һәрбер йортка урнаштырсаң да яхшы булыр иде! Кеше гомере бәһасез, ә бер җайланма 200 сум тирәсе генә тора. Коткарылган гомерләр өчен бик кечкенә бәя булуы белән килешәсездер, – диде үз чыгышында Ирек Салихҗанов.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев