«ИкРок» фестивале үтте
Төп хәбәр

«ИкРок» фестивале үтте

Мөслим данын фестивальдә 3 төркем яклады.

Балалар һәм яшьләр өчен оештырылган фестивальдә төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 38 рок-группа катнашты.
Мөслим данын фестивальдә 3 төркем яклады.
Катнашучыларны һәм районыбыз кунакларын район Башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. ТР яшьләр эшләре министрының урынбасары Денис Лулаков музыка сөючеләргә уңышлар теләде.
Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр рок-группа, килгән кунаклар искиткеч матур урында тере музыка тыңлап, кәнәгать калды. Берсеннән-берсе сәләтле, үзенчәлекле музыкаль-инструменталь группалар тамашачыларның йөрәгенә үтеп керде.
Мәскәүдән килгән кунакларны – "RADOPI" ("РАДОПИ") төркемен – яшүсмерләр бик көтеп алган иде. Чара ахырында фестивальдә катнашучылар танылган рок-төркем белән бергә "Туган як" җырын башкарды.

Рәмилә Сәламова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев