Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Икмәк тәмен белүчеләр

“Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгында югары сыйфатлы орлык җитештерәләр.

Азык-төлек сатылучы кибетләргә кергәч, игътибар итегез әле: товарларның күпме өлешенә игенчеләребезнең хезмәте кергән микән? Андый товарларны алып куйсак, киштәләр бушап калыр иде, мөгаен. Икмәкнең чын тәмен тояр, никадәр кадерле булуын аңлар өчен кара җирдә иген үстерергә яки комбайннар гөрелтесенә күмелгән алтынсу иген кырларында туфрак катыш салам тузанын иснәп карарга, камыллар утырып калган басу аша җәяү үтәргә кирәктер. “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре яныннан шундый хисләр белән кайттык.
Урып-җыюга “башы-аягы белән чумган” игенчеләрнең йөзендә җитдилек күреп, эштән бүлергә кыймыйча тордык. Механизаторлар белән сөйләшү өчен комбайн бункерларының тулуын көтәргә туры килде. Урак алдынгылары сафында баручы комбайнчылар Рифат Фазлыев, Газинур Ногманов, Рәис Хәйбрахманов бүген Горбуновка басуларында арпа суктыру белән мәшгуль. Барысы да Белоруссиядә эшләнгән “Полесье” маркалы комбайннарны “иярләгән”. Аларның иң “өлкәне”нә 10 яшь булса, иң кечесен ике ел элек кайтартканнар. Күрше басуда гына ЕС-1 ургычында Виталий Сиваков арпа ура.
– Югары җитештерүчән куәтле комфортлы техникада эшлибез. Быелгы мул уңышны җыеп алу сөендерә, – ди Газинур Ногманов. 
Шоферлар Илдар Шәймиев, Илнур Кашапов, Илгиз Вәлиев, Данис Муллакаев, чиратлашып, суктырылган икмәкне Горбуновкадагы һәм Ташлыярдагы ындыр табакларына ташый. Эшләре көйле бара, бернинди ыгы-зыгы юк. Ике ындыр табагында да ЗАВ бөртек чистарту комплекслары эшли. Аларда Алексей Тонких, Аяз Шәйхетдинов, Римас Яббаров һәм Варис Харисов хезмәт куя. КУН-10 тракторында эшләүче Фәнил Асылов, Фирдәвес Нургалиев, Марат Зиннуров ярдәме белән техника берничә дистә кешенең кул көчен алыштырырга сәләтле. Алардан башка складларда тәртип урнаштырып булыр иде микән?! Бер кат чистартылган икмәк әле тагын берничә кат алар кулыннан үтәчәк.
Стартка әзер спортчылар кебек сигнал бирүгә килеп җитүче эретеп ябыштыручы Рафик Даутов, ягулыкны басуга ук китерүче Таһир Гәрдиханов, басуда КамАЗ-водовоз белән кизү торучы Ринат Җәлилов, техника төзеклеге өчен җаваплы инженер Радик Фәттахов – һәрберсе үз өлкәсендә алыштыргысыз хезмәткәр. Һәр участокка контроль итүне, икмәкне үлчәп, складларга озату вазыйфасын Илмаз Авзалов үз өстенә алган. Көн коры тору куанычлы булса да, үз вакытында яңгырлары да бик кирәк шул. Тракторчылар Филгать Габидуллин, Ярулла Лотфуллин пар җирләрендә эшли. Алар көзге бодай чәчүгә керешкән.
– Безнекеләр белән теләсә нинди эшкә курыкмыйча тотынырга була. Кыр эшләрендә күпьеллык тәҗрибәсе булган, батырып эшли торган, максатчан егетләр эшли бездә, – ди игенчеләр турында Нияз Авзалов.
“Кызлар ризыкны өйдәге кебек тәмле итеп әзерли”, – дип, пешекчеләрне мактап туя алмый механизаторлар. Роза Зәйнуллина, Гөлүсә Шириева, Рәмзия Муллакаева көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итә егетләрне. Кайбер көннәрдә пәрәмәч, өчпочмакларга кадәр пешереп җибәрәләр икән! Кайнар ризыкны басуга алып килеп җиткерү Рафаэль Мөфтиевкә йөкләнгән. 
Районыбыз хуҗалыклары өчен югары репродукцияле орлык җитештерү – “Авзалов” хуҗалыгының төп эш юнәлеше. Шуңа күләм артыннан кумыйлар. Сыйфат – беренче урында! Орлык өчен бөртек авырлыгы максималь дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Суперэлита һәм элита дәрәҗәсендәге орлыкларга фермер хуҗалыкларыннан сорау зур. Бөртекле язгы культураларның орлык фондын яңарту максатында быел 120 тонна югары репродукцияле орлык сатып алганнар. Метрәй, Горбуновка, Рус Шуган авыллары тирәсендә урнашкан 1327 гектар мәйданда бодай, арпа, борчак, карабодай һәм рапс үстерә “Авзалов” хуҗалыгы. Бүгенге көнгә һәр гектардан уртача 34 центнердан артык уңыш алалар. 
Көзге бодай мул уңыш белән сөендергән. “Скипетр” сортының гектар биреме 46 центнер тәшкил иткән! Арпаның гектарыннан 100 центнер уңыш бирергә сәләтле “Тевкеч” исемле яңа сортын үстереп караганнар. Башагында алты рәт бөртек тезелгән, мең бөртеге 34 граммга җитәргә сәләтле бу сортны Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Василий Блохин җитәкчелегендәге галимнәр төркеме чыгарган. Хуҗалык Ульяновск фәнни-тикшеренү институты белән дә хезмәттәшлек итә. Быел аларның “Бурлак” сортлы язгы бодаен сыныйлар. 
– 10 гектарда чәчелгән “Кулон” сортлы борчак “егыла” белмәве һәм кузагы ачылып җиргә коелмавы белән шаккатырды. Гектар биреме – 37,9 центнер, – ди агроном Рәшит Нигъмәтуллин.
Һәр буыны ныклы булганда гына чылбыр чыдам була. Авзаловлыларның чылбыр буыннары ныклы. Районыбызның тәҗрибәле игенчеләрен үзенә туплаган, һәр елны тотрыклы уңыш алуы белән күпләргә үрнәк коллектив урып-җыю эшләренең экватор сызыгына җиткән. Алда әле җыеп алынган уңышны эшкәртәсе, саклауга куясы, урнаштырасы, яңа уңышка нигез саласы бар. Икмәкнең чын тәмен белүчеләргә уңышлар юлдаш булсын.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев