Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңа проект эшли (фоторепортаж)

Мөслим үзәгендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында һәрдаим төрле очрашулар, чаралар уза. Кичә узган очрашу да бик җылы формада үтте.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында “Синең балалар, Мөслимем” исемле яңа проект башлап җибәргәннәр. Әлеге очрашу шушы проект кысаларында узды. Мәдәни чаралар оештыручы Азия Заһидуллина мондый очрашуларда Мөслимебездән чыккан шагыйрьләр, җырчылар, сәнгать осталары һәм башка күренекле шәхесләрнең еш булуын билгеләп үтте.

Очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән Индира Фатихова килгән. Ул үзе Мөслим кызы. Алып баручы, психолог һәм сәхнә остасы Индира ханым өлкәннәребезне Хәсән Туфан шигырьләре белән таныштырды, тормышчан хикәяләр укыды. Шулай ук биредә КВН командасы туплап, өлкәннәребезнең тормышын тагын да кызыклы итү уе барлыгын әйтте.

Очрашу бик эчтәлекле һәм матур узды. Өлкәннәребез эчтәлекле шигырьләр, Эльза Хисамиеваның моңлы җырларын тыңлап ял иттеләр. Әлеге очрашу һәркем күңеленә җылы хисләр, күңел күтәренкелеге бүләк итте.

Фәридә Гайнетдинова
Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев