Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Халык сәламәтлеген кайгыртып

Район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонтның икенче этабы башлануын хәбәр иткән идек инде. Аны Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" оешмасы башкара. Бүгенге көндә стационарның фасадында ремонт бара - бина керамогранит белән тышлана.

Поликлиникада исә җылылык, су, канализация, электр челтәренә, идәнгә демонтаж эшләре үткәрелде. Киләсе атнада керү өлешендә, поликлиниканың үзендә гипсокартон белән бүлмәләр бүлә башлаячаклар.

Хатын-кызлар консультациясендә ике акушер-гинеколог, ике каралу бүлмәләре булачак. Шулай ук ир-атлар өчен дә шундый ук кабинет ясалачак. Көндез ятып дәвалану блогы да булачак. Хирургия, травматология һәм ЛОР блогы исә элеккеге кан алу лабораториясендә урнашыр дип планлаштырыла.

Ремонттан соң үзәк хастаханәгә яңа җиһазлар - "Холтор" йөрәк эшчәнлеген карау аппараты, өч данә стоматология җиһазы, кардиомониторлар, биохимик анализаторлар кайтачак. Әлеге аппаратуралар халыкка, шәһәрләргә йөрмичә генә, үзебездә тулысынча тикшерелү һәм дәвалану мөмкинлеге бирәчәк.

Офтальмология кабинеты да тулысынча яңа җиһазлар белә баетылып, күз тикшерү, диагноз кую өчен бөтен шартлар да тудырылачак. Ремонт өчен республика хөкүмәтеннән 64 миллион сум акча бүленде. Шуның 16 млн 600 мең сумы яңа аппаратураларга тотылачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев